Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтеш районы делегациясе Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына багышланган төбәкара форумда катнашты

Форум Кама Тамагы районында узды.

4 апрельдә Тәтеш районы делегациясе күренекле татар язучысы Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына багышланган «Илһам бирәң торган моң» төбәкара форумында булды.

Форум Кама Тамагы районында узды һәм язучының иҗатын яратучыларны, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен, төрле төбәкләрдән мәгариф учреждениеләре вәкилләрен җыйды.

Тәтеш районы делегациясе составына Гарипова Р.А., мәгариф бүлеге методисты һәм Садыйкова Т.Г. , Нармонка мәктәбе директоры керде. Алар Туфан Миңнуллин иҗатын өйрәнү һәм популярлаштыруга багышланган секцияләр эшендә катнаштылар, башка регионнардагы хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаштылар. Туфан Миңнуллинның тормышны, кешелеклелекне тирән аңлау һәм туган халкына мәхәббәт белән сугарылган иҗаты яңа буын укучыларны һәм тамашачыларны рухландыруын дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев