Тәтеш районы оешмасының хисап-сайлау җыелышы булып узды
Анда Тәтеш район оешмасының 2020 елдан 2024 елга кадәрге эшчәнлеге турындагы хисап эше белән Гүзәл Ибраһимова чыгыш ясады.
8 апрель Тәтеш районы мәдәният йортында Гомумроссия мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри берлеге Татар республика оешмасының Тәтеш районы оешмасының хисап-сайлау җыелышы булып узды.
Җыелыш эшендә Гомумроссия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика оешмасы рәисе Альбина Сабитова, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Сергей Арцыбашев, ТРО ОПРКНЫҢ Тәтеш район оешмасы рәисе Гүзәл Ибраһимова, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, профсоюз активы һәм профсоюз әгъзалары катнашты.
Тәтеш район оешмасының 2020 елдан 2024 елга кадәрге эшчәнлеге турындагы хисап эше белән Гүзәл Ибраһимова чыгыш ясады. Район оешмасының эше канәгатьләнерлек дип табылды.
Җыелыш кысаларында Рәис сайлаулар узды: Гүзәл Мөнир кызы яңа срокка Тәтеш районы Рәисе итеп бертавыштан сайланды.
Җыелыш азагында бәйрәмгә килүчеләрне котладылар, социаль партнерларны һәм профсоюз активларын бүләкләделәр, профсоюз әгъзаларына тантаналы рәвештә билетлар тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев