Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтешләр «Акыллы уеннар» дигән өстәл уеннары буенча республика чемпионатында катнаштылар

------

"Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче Хәмидуллина Мәдинә белән Садыйкова Алинә Казан шәһәрендә узган "Акыллы уеннар" дигән өстәл уеннары буенча өченче республика чемпионатында катнаштылар.

"Акыллы уеннар" - ул уеннар гына түгел. Алар балаларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уята, вокабуляр һәм тел сөйләмен яхшырта, республика мәдәнияте белән таныштыра. Моннан тыш, бу балалар өчен үз акылын, мантыйгын һәм социаль күнекмәләрен үстерү мөмкинлеге дә. Ә чемпионат - мәктәпкәчә яшьтәге балалар үсешенең зур юлының бер өлеше генә.

Педагог Галиәкбәрова Гөлнар Равил кызына балаларны чемпионатка әзерләгәне өчен, ә ата-аналарга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәбез, дип хәбәр итә мәгариф оешмасы.

фотоларны Гөлнар Галиәкбәрова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев