Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтешләр «Татарстан Республикасының чигелгән картасы» республика акциясендә катнашты

Безнең район картасының фрагментын төзү белән Кошки-Новотимбаево авылыннан халык остасы Людмила Полковникова шөгыльләнде.

(Тәтеш, 13 июнь, «Тәтеш таңнары»). Март аеннан июньгә кадәр Тәтеш муниципаль районы Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф -гадәтләр елына багышланган «Татарстан Республикасының чигелгән картасы» республика акциясендә катнашты.

Безнең район картасының фрагментын төзү белән Кошки-Новотимбаево авылыннан халык остасы Людмила Полковникова шөгыльләнде.

Картаның эскизын Тәтеш район мәдәният йорты рәссамы Татьяна Романова әзерләде. Һәр фрагментны Людмила Алексеевна кул белән, безнең җирлекнең традицион орнаментларын һәм символларын кулланып, чигеп ясаган. Карта ике данәдә ясалган. Татарстан картасының муниципаль берәмлекләр территорияләре белән фрагментлары җыелган һәм бербөтен тукымага тегелгән.

фото: vk.com/wall-194072482_990

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев