Тәтештә «А зори здесь тихие» дигән әдәби-музыкаль чара
Батыр Ватанны саклаучылар ролен Россия Пенсионерлар берлегенең ТР буенча Тәтеш бүлеге активистлары уйнады.
Тәтештә Үзәк китапханә хезмәткәрләре Өченче буын университеты тыңлаучылары белән бергә «А зори здесь тихие» дигән әдәби-музыкаль чара тәкъдим иттеләр.
Батыр Ватанны саклаучылар ролен Россия Пенсионерлар берлегенең ТР буенча Тәтеш бүлеге активистлары уйнады. Алар үзләренең хыяллары, киләчәкләре, яшәргә теләкләрен шулкадәр тирән итеп сөйләделәр ки, тамашачылар, аларның киләчәк язмышын автор әсәре буенча белеп, күз яшьләрен тыя алмадылар.
Шулай да сугыш елларындагы җырлар ышаныч тудырды – дошман тар-мар ителәчәк, Җиңү безнең якта булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев