Тәтештә Габдулла Тукайның туган көненә конкурс үткәрелә
26 апрель көнне татар халкы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне якынлашканда районыбызда конкурс игълан ителә.
Аңарда районыбызның белем бирү учреждениеләре, шулай ук Тәтеш җирлегендә яшәүче һәркем катнаша ала.
Бәйгегә Габдулла Тукай әсәрләре буенча ясалган кул эшләнмәләрен һәм рәсемнәрне районның балалар сәнгать мәктәбенә (адресы: Тәтеш, Ленин урамы, 94нче йорт) тапшырырга, үзегез иҗат иткән шигырьләрне “Авангард” газетасы редакциясенә (адресы: Тәтеш, Свердлов урамы, 59нчы йорт) җибәрергә яки китерергә кирәк.
Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89375256919 (Асия Ибраһимова).
6+
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев