Тәтештә яшьләр өчен «Онытылган китап эше» дигән әдәби-детектив квест узды
Үзәк китапханә яңалыклары.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегенә килүче яшьләр өчен Үзәк китапханәнең уку залында «Онытылган китап эше» дигән әдәби - детектив квест үткәрелде.
Чарада катнашучылар китап басуның барлыкка килүе, төрле шрифтлар һәм әлифбалар, китапханәләрнең әһәмияте, шулай ук вакыт узу белән китапларның тышкы кыяфәтенең ничек үзгәрүе турында белделәр. Китапханә фондыннан өстәлләргә куелган китаплар, журналлар һәм газеталар гамәли биремнәрне үтәгәндә ярдәмчеләр булып тордылар. Ә китаплар турындагы кызыклы фактлар һәм мавыктыргыч тарихлар беркемне дә битараф калдырмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев