Тәтештә ВИЧ профилактикасы буенча «кайнар линия»гә шалтыратырга мөмкин
ТР Роспотребнадзоры Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча «кайнар линия» үткәрә.
#СТОПВИЧСПИД акциясе кысаларында 2024 елның 25 ноябреннән 6 декабренә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия кайнар линия үткәрә.
Акция Халыкара СПИДи белән көрәш көненә багышланган ВИЧ-инфекцияне профилактикалауга һәм халыкка бу авыру турында хәбәр итүгә юнәлтелгән.
«Кайнар линия» телефоны: 8(843)238 21 74 сәгать 9 дан 18 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8 (843) 238 98 54 телефоны буенча 9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев