Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“ТАТМЕДИА” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев: Киң колачлы үзгәреш зарур

D-Dline белем бирү платформасы Татарстандагы егет-кызларның белемен үстерү өчен старт ала.

(Тәтеш, 21 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Массакүләм коммуникацияләр өлкәсенә зур күләмдәге һәм яхшы сыйфаттагы үзгәрешләр кертергә мөмкинлек бирә торган яңа D-Dline белем бирү платформасы бүгенге яшьләрне күз уңында тота. “ТАТМЕДИА” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әлеге хактагы хәбәрне “Татар-информ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә җиткерде.

“Җәмгыятебездә барган вакыйгалар (аеруча да санлаштыру өлкәсендә) массакүләм коммуникацияләр тармагында бигрәк тә төгәл һәм ачыктан-ачык чагылыш таба. Хәзер без киң колачлы һәм сыйфат ягыннан үзгәреш таләп иткән этапка якынлашабыз”, – диде Айдар Сәлимгәрәев.

Журналистикага бүгенге көндә мәгънәле итеп яза, санлы мохиттәге барлык алымнарны куллана белән торган кешеләр килүен билгеләп үтте ул. 
“Бу проектның безгә кадрларны яңадан укытырга, тормышыбызда барган барлык иҗтимагый күренешләрне ачык һәм тулы итеп яктырту өчен яшь, талантлы журналистлар табу мөмкинлеген бирүенә өметләнәбез”, – дип ассызыклады спикер. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев