Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татьяна Миронычева: Газетаны көтеп алабыз

Газетаны ярты еллыкка яздырган өчен бүләк оттырышта катнаштым һәм приз алдым, бу минем өчен көтелмәгәнчәрәк булды.

(Тәтеш, 4 август, “Тәтеш таңнары”). 
Татьяна Миронычева:
– Район газетасын әти-әнием дә гомер буе алдырдылар, мин дә әлеге гадәтне дәвам итәм. Миңа аны укуы кызыклы – анда барысы да бар, язмалар төрлелеге белән җәлеп итә. 
Үзем бара алмаган күпчелек чараларны корреспондентлар язган мәкаләләр аркылы күздән кичерәм. Мисалга, “Валда шинясь” бәйрәме бездә ничә елдан бирле уздырыла, мин анда бер генә тапкыр да әле бара алганым юк. Ә инде газетадагы язманы укыгач, үзем дә милли бәйрәмдә катнашкан кебек булам. 

Газетаны ярты еллыкка яздырган өчен бүләк оттырышта катнаштым һәм приз алдым, бу минем өчен көтелмәгәнчәрәк булды. Шундый күңелле мизгелләр дә булырга мөмкин икән, ә газетаның хәзерге ярты еллыкта да өебезгә килеп торуы минем өчен барыннан да мөһимрәк, әлбәттә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев