Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Таудан шуганнар, җимлек ясаганнар...

    Куңелле каникул.

    (Тәтеш, 15 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”).

    Бидәңге авылында кыш­ның матур көнендә саф һавада күңел ачарга яраталар.

    – Каникул вакытында урамнарда сабыйларның шат авазы тынып тормый. Алар таудан җил­дереп чана шуалар, кар бәреш уйныйлар. Авыл җанланып китә, – дип тәэсирләрен белдерделәр бидәңгеләр.

    Түбән Тархан авылы китапханәсендә “Әкиятне танып-бел” дип исемләнгән уен-викторина уздырылган.

    Анда балалар төрле әкиятләрдән өзекләр тыңлап, кызыклы сорауларга җаваплар тапканнар.

    Байраш авылы мәдәният йортында һәм китапханәдә мәктәп укучылары белән берлектә күңелле кичәләр, кызыклы чаралар, онытылмас очрашулар оештырылган.
    – Бәйрәм кичәләрендә балалар да, өлкәннәр дә матур җырлар тыңлап, кызыклы тамашалар карап, рәхәтләнеп ял итте. Каникул көннәре укучылар өчен төрледән-төрле мавыктыргыч чараларга бай булды, – диделәр байрашлылар.

    Бакырчы авылы мәдәният йорты директоры Екатерина Гафурова  китапханәче Хәмдия Әхсәнова белән берлектә мәктәп балалары өчен “Кышның бәллүр чыңы” дигән күңел ачу чарасы уздырганнар.
    – Балалар эстафеталарда ярыштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, төрле уеннарда активлыкларын күрсәттеләр, – диләр чарада катнашучылар.

    Олы Тормы авылы китапханәсендә бәйрәм ялларында балалар өчен мавыктыргыч чаралар оештырыла. Шундыйларның берсендә балалар төсле кәгазьләрдән рәсемнәр ясаганнар һәм китапханәче ­Лилия апалары Гарифуллинаның кышка багышлап укыган әкиятләрен кызыксынып тыңлаганнар.

    Олы Тархан авылы мәдәният хезмәткәрләре Яңа ел каникуллары вакытында мәктәп яшендәге балалар өчен “Кызыклы уеннар” дип исемләнгән чара үткәргәннәр. Биредә балалар кышкы викторина сорауларына дөрес җавап биргәннәр.

    Сөендек авылы мәдәният йортында “Замана ханымнары” дип исемләнгән курчаклар күргәзмәсе белән танышу чарасы үткәрелгән.
    Балалар үзләренең күңелләренә хуш килгән курчакны сайлап алганнар, ә мәдәният йорты директоры Люция Хәлиуллова әлеге курчакларны тәкъдим иткән персонажларның биографиясен сөйләп биргән.

    Зур Әтрәч авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Кыш бабай остаханәсе” дип исемләнгән мастер-класс үткәрелгән.
    Анда балалар канатлы дусларыбыз өчен җимлекләр ясаганнар һәм аларны агачларга урнаштырганнар. Аннан соң кошларның бирегә килеп җимнәрдән авыз итүләренә сөенеп туя алмаганнар.
    Фотоларны авыл җирлекләре тәкъдим итте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: