Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түбән дәрәҗә бизәми

Кайбер хуҗалыкларда маллар санының азаюы районда сөт һәм ит җитештерүнең һәм сатуның кимүенә китерде.

"Родина" ҖЧҖда быелның ике ае өчен терлекчелектәге эшләргә йомгак ясалды. Биредә соңгы елларда терлек­ләрне асрау һәм ашату, сыерларны саву технологияләрен камилләштерүгә шактый акча тотылган. Маллар асрауның агым-цех алымы кертелә. Сыерлар өчен чыдамлы җылы идәннәр түшәлгән, абзарларга заманча саву җайланмалары урнаштырылган, нәтиҗәдә сыер савучыларның эшләре җиңеләйгән. Азыкларның сыйфаты сизелерлек яхшырган, концентратлар салатландырыла, раздойдагы сыерларга парландырылган арпа бирәләр. Тик, аянычка каршы, боларның берсеннән дә әлегә тиешле нәтиҗә юк. Ике ай йомгаклары буенча тулай савым, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бары 3 процентка арткан. Шул вакытта бер сыердан уртача савым уртача район күрсәткеченнән өчтән бергә күбрәккә ким. Әмма бу мәсьләдә дә уңай үзгәрешләргә өмет бар - тиздән 120гә якын сыер бозаулаячак.

Районда терлекчелектәге хәлләр җиңелләрдән түгел. Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек идарәсе урынбасары Ирек Еремеев әйтүенчә, мөгезле эре терлекләрнең гомуми саны узган елгы күрсәткечләрдән 2470кә кимегән. Бары тик "Заһидуллин", "Авангард", "Яңа юл", "Содружество", "Сафиуллов" хуҗалыкларында гына кимүгә юл куелмаган. Барлык калганнарында малларның элекке санын кире кайтарырга кирәк булачак. Сыерлар - 3670 баш, былтыргыдан 10 процентка аз. "Татплодоовощпром" подразделениесендә, "Тимесков" һәм "Маргарян" КФХларында сыерларны тулысынча бетергәннәр.

Район буенча ике айда һәр сыердан 510 килограмм сөт савылган, былтыргы дәрәҗәдән 14 килограммга түбән. Сыерларның сизелерлек азаюы тулай савымның 238 тоннага кимүенә китергән. Сөт җитештерүне шактый киметкән "Восток", "Новая заря", "Шәйхаттаров", "Алга" һәм "Маяк" хуҗалыклары да моңа булышлык иткәннәр. Кайбер хуҗалыкларда мөгезле эре яшь терлекләрнең үлүенә юл куелган. "Алга"да яңа туган һәр икенче бозау үлгән, "Тетюшское" УПХда бу сан алынган үрчемнең 31 процентын тәшкил итә, "Восток"та - 26, "Новый путь", "Родина" һәм "Маяк"­та - 20шәр процентка якын.

Нәкъ менә шушы хуҗалыкларда малларны дәвалау өчен ветеринария препаратлары сатып алуга акчаны башкалардан күбрәк "янга калдыралар". Терлекчелектәге уңышлар күп факторларга бәйле. Хуҗалык җи­тәкчеләре, зооветбелгечләр һәм консультантларның керткән өлешен бәяләү өчен авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре авыл товар җитештерүчесенең социаль-икъдисадый торышының дәрәҗәсен билгеләү методикасын эшләгәннәр. Ике айлык йомгаклары буенча беренче өч урынны "Яңа юл", "Нур", "Колос" били. "Авангард", "Татарстан", "Маяк", "Родина", "Сафиуллов" һәм башкалар аларның эзләренә басып киләләр. Таблица ахырында - "Алга", "Тетюшское" УПХ, "Шәйхаттаров", "Велес". - Һәркем өчен уртак таләп - хуҗалыкның уңай үсешенә ирешү.

Һәркем үз эшенә намуслы карарга тиеш, уңышның нигезе шунда, - дип басым ясады, йомгаклап, район башлыгы Валерий Чершинцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: животноводство