Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түбән Тархан авылының мәдәният хезмәткәрләре

Гүзәл Шәмсетдинова һәм Миңзифа Галиуллова авылны төзекләндерүләре белән сокландыралар.

(Тәтеш, 30 май, "Тәтеш таңнары"). "Миңзифа апа белән бер дә кул кушырып утырмыйбыз. Үзебезгә хезмәтне табып кына торабыз. Эш урыныбызда коймаларны буядык. Тирә- ягын матурлыйбыз. Обелискны да гел карап торабыз. Авылыбыз матур, чиста булганга шатланабыз. Коймаларны буяган вакытта авылдашларыбыз рәхмәт әйтеп уздылар. Әле ярый сез бар, диләр. Төрле төскә буяган коймаларыгызның төсләре кибеткә төшкәндә күңелләрне күтәреп җибәрә диештеләр", - дип күңел кичерешләре белән уртаклашты китапханәче Гүзәл Наил кызы. - Обелиск янына әле тагын савыр агачы үсентеләре дә утырттык. Алар бик матур булып үсеп китсен өчен карап-тәрбияләп торачакбыз".

Гүзәл Шәмсетдинованың фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X