Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әтәч елы килә

Тәтештә яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды.

Тәкъдим ителгән продуктларның төрлелеге шактый киң иде. Терлек, дуңгыз, куян, күркә итләре, бал, сөт, балык, тозланган әйберләр, кайнатмалар - ба­рысын да, бәйрәм табынына ки­рәкле һәр нәрсәне сатып алырга мөмкин булды. Мал асраучы хуҗалар шактый кулай бәяләрдән игенгә баедылар.
Кайбер палаткаларда сатып алучыларны татлы ризыклар һәм чәй белән сыйладылар. "Бүген бик салкын булмаса да, кайнар чәй эчүе рәхәт", - диде пенсионер Луиза апа.
Ирле-хатынлы Минневәлиевлар кыз­дырган шашлык исе тәтешлеләрне үзенә җәлеп итте. "Сарыкларны үзебез үрчетәбез - 100 башка якын, - диде Альфрет. - Эдильбаево токымының ите тәмлелеге һәм койрык мае өчен бәяләнә". Ә аның хатыны Наилә шашлык өчен маринад ясау рецепты белән уртаклашты: "Иткә минераль су салабыз, лимон һәм тәмләткечләр өстибез. Шашлык сусыл, йомшак килеп чыга һәм авызда эреп тора".
"Ибәтов" КФХның сөт продукциясе гадәттәгечә бик теләп файдаланылды. "200 литр сөт алып килдек, аны шунда ук бетерделәр", - диде Марат. Ә янәшәдә басып торган тәтешле Әлфия кортны мактады: "Гөбәдия­гә кортны бары тик Ибә­товлардан гына алам, әйберләре һәр­вакытта тәмле һәм сыйфатлы".
Пирог кирәк кешеләр Бес­соново авыл җирлеге палат­касына ашыкты­лар. Кар кызы булып киенгән Гөлназ Потапова 12 төрдәге үз товарын тәкъдим итте. "Шундый ис­киткеч ризыкларны ничек әзерлисез? - дип сорадым. - Сезгә серемна ачам - барысын да игелек­ле һәм чиста уйлар белән, әле тагын күңел биреп башкарырга кирәк", - диде ул.
Ярминкәдә сатуга куелды: 3100 килограмм ит, 255 килограмм кош ите, 23 тонна иген.
Инде 13 ел умартачылык белән шөгыльләнүче ирле-­хатынлы Приказчи­ков­лар да әлеге кагыйдә­ләргә таяналар. Мө­лаем тәтеш­леләр бары тик бал гына сатып калмыйча, бал икмәге, тома ба­лавыз, кә­рәз элпәсе белән сәүдә итәләр, им­г­әнгәннән, сеңерләр тартылудан, буыннар авырт­канда тынычланды­ра торган бала­выз плас­ти­налары хәзер­лиләр. Продук­ция­ләр күргәзмә­сен умарта­лар рәвешен­дәге уенчыклар, ум­артачылык турындагы китаплар бе­лән матурлап бизәгәннәр. "Бал кышын аеруча да файдалы, ул имму­нитетны күтәрә, димәк, авыр­маячаксыз да. Киләсе елда һәркем дә сәламәт булсын", - диделәр теләк­ләрен белдереп Андрей белән Нина.
Шәһәрле Нурания һәм Фәлих Гариповлар сатып алган әйберләрен ипләп чанага салдылар. "Барысын да беразлап җыябыз, бәйрәмгә бала­ларны һәм онык­ларны көтәбез", - диде хезмәт ветераны. "Яңа елга фольгада яшелчәләр белән судак пешерәм, безнең зур гаиләдә бу ризыкны бик яраталар", - диде Нурания Нурлыгаян кызы.
Җирле артистлар күңелле һәм лирик җырлары белән бәйрәм кә­ефе бүләк иттеләр. Сату­чылар үзләренең сәүдә урыннарын яңа ел әйберләре белән бизәгән булсалар, тагын да яхшырак булыр иде. Бу яктан Жуково җирлеге һәм "Колос" агрофирмасы биг­рәк тә аерылып торды. Аларда чыршы белән шарлар һәм уенчыклар гына түгел, хәтта киләсе елның тере символы - бик матур әтәч тә бар иде. "Без иҗади һәм киң күңеллеләр", - диделәр мәдәният хезмәткәрләре Ирина Малкина белән Раиса Матюшина, минем мактавыма җавап итеп.
Ярминкәгә килүчеләрнең берсе дә буш кул белән китмәде. Тәкъдим ителгән әйберләрдән канәгатьме дигән соравыма: "Бөтен нәрсә бар", - дип кыска гына җавап бирде Татьяна. "Иң мөһиме - кызымны сөендереп нарат сатып алдым, аны бергәләп бизәячәкбез", - дип тә өстәде ул елмаеп.
Ярминкәне иң яхшы оештырганнары өчен беренче урынны "Бакыр­чы" ҖЧҖ алды, икенче - Бессоново авыл җирлеге, өченче - ­"Г. А. Минневәлиев" КФХ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев