Редакциядә Самарадан килгән турист Александр Борисов булды
Ул хатыны белән Тәтеш шәһәренә теплоходта килгән.
(Тәтеш, 19 май, “Тәтеш таңнары”). Безнең редакциядә Самарадан килгән турист Александр Борисов булды.
Ул хатыны белән Тәтеш шәһәренә теплоходта килгән. Александр Анатольевичны пристаньда булган очрашу бик тә тәэсирләндергән. "Барысы да патриотик тойгылар тудыра. Без бердәм – бу мөһиме!, - ди ул.
Безнең кунак Тәтеш баскычыннан менгән, фотоларна төшергән һәм район газетасын сатып алу өчен редакциягә кереп булган. Без аңа "Авангард" газетасының берничә санын бүләк итеп, истәлеккә фотога төштек. Ә туристның ниләр ңакында сөйләгәнен газета битләренең бер санында белерсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев