Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Тәрәзәләрдән кояш балкый

    Килдеш балалары районнан кыйммәтле бүләк алдылар.

    Мондый хәлнең булганы, мәгариф учреждениеләрен ремонтлауның февральдә үк тәмамланганы юк иде әле. Мәктәп һәм балалар бакчасын капиталь ремонтлауга республика программасы буенча 6,5 миллион сум бүлеп бирелгән була. Подрядчы - "Стройград" ҖЧҖ (җитәкчесе Ринат Юнысов), ул Жуковода күп функцияле яңа үзәк төзелешендә үзен эшлек­ле итеп танытты, балаларны тәрбияләү һәм укыту өчен бөтен уңайлыкларны тудырырга тырышкан.

    Мәктәп директоры Юлия Митрюшкина әлеге хез­мәт коллективының куелган бурычларны үтәү­­дә оперативлыгын, бердәмлеген, пөхтәлеген билгеләп үтте.

    Башкарылган эшләр сок­ланырлык. Пластик тәрәзәләр урамнан ук күзгә ташлана, алар - 98 данә. Яңа тәрәзәләр куйгач бина эче, бигрәк тә кайчандыр караңгы булган баскыч мәйданчыклары һәм спортзал тагын да яктырып киткән. Җылытылган тышкы ун тимер ишек суыкны кертми һәм ышанычлы. Яңа сантехника урнаш­тырылган. Балалар кулларын салкын су белән юып туңдырмасын өчен, электр су җылыткычы сатып алганнар. Заманча материаллар кулланып, җылылык сис­темасы яңадан эш­ләнгән.

    Балалар бакчасында ремонт эшләрен башкаруда төзүчеләргә тәр­биячеләр дә, техник хез­мәткәрләр дә, нәниләрнең әти-әниләре дә булышканнар. Алар түшәмнәрне агартканнар, стеналарны (аларга әкият күренешләре дә төшерелгән) һәм идәннәрне буяганнар.

    "Бу эш авыр булса да, -­ диләр хатын-кызлар, - балалар бирегә теләп йөрсеннәр дип тырышып эшләдек, чөнки матурлыкны һәркем дә ярата. Безнең өчен - ул икенче йорт".

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: