Терлекләр сәламәтлеге – сезнең кулларда
Көньяк Осетиядә мөгезле эре терлекләрнең нодуляр дерматит белән чирләвенең берничә очрагы ачыкланган.
(Тәтеш, 13 июль, «Тәтеш таңнары», Мария ХРАМОВА). Тәтеш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ирек Садриев кисәтә: “Чирнең беренче билгеләре булып терлекнең тире астында төерчекләр барлыкка килә һәм 40-41 градуска кадәрге югары температура күзәтелә, шулай ук хайваннар ашамый башлый. Әгәр сыерыгызның берсе чирләсә, аны башкалар арасыннан аерып алырга һәм кичекмәстән ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Мал хуҗаларына терлекләрне репеллент – чебеннәр һәм кан суыручы бөҗәкләрне куркытучы матдәләр белән эшкәртү зарур.
Чирле хайваннар һәм вирус йөртүчеләр нодуляр (төенле) дерматитны төп үрчетүчеләр булып торалар, инфекция кан суыручы бөҗәкләр – черкиләр, чебеннәр аша күчә. Нодуляр дерматит вирусы кешеләр өчен куркыныч түгел”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев