Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Терлекләрне – “биккә”

    Татарстанның тугыз районында дуңгызларның Африка чумасына карантин кертелде.

    Нурлат районы Сосновка авылында йорт дуңгызында Африка чумасы барлыгы ачыклана. Карантин чаралары нәтиҗәсендә авылда 426 чучка юк ителә. Карантинлы зонадан терлекләр һәм аларны чалганнан чыккан продуктларны ташу, шулай ук азык сатып алу тыела. Әлеге территориядән дуңгызлар һәм алардан ясалган азык-төлекне, дуңгызчылык калдыкларын һәм маллар алып чыгу рөхсәт ителми.
    Нурлат районының 7 торак пункты беренче куркыныч янаган зонада тора. Икенче куркыныч янаган зонада - Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Норлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай районнары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: