Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Территорияне төзекләндерү буена мөрәҗәгатьләр арткан

Гражданнар бер-берсенең мөрәҗәгатен хуплаган.

(Тәтеш, 14 июль, “Тәтеш таңнары”). Быел беренче ярты еллыкта “Халык контроле” системасында территорияне төзекләндерү, юллар актив төрләргә кергән. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гыйсмәтов әйткән.

Территорияне төзекләндерү буенча мөрәҗәгатьләр егерме бер тапкырга арткан, шулай ук, муниципаль юлларны карап тоту, төзекләндерү, юл хәрәкәтен оештыру киң таралган ачык төрләр булып санала. Аларга теркәлгән мөрәҗәгатьләрне һәркем күрә ала. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, коронавирус таралуны кисәтү юнәлешендәге гаризалар ябык төрләргә керә.

 “Халык контроле” системасында быелның беренче ярты елында 40 меңгә якын мөрәҗәгать теркәлгән.   “Утыз тугыз меңгә якын хәбәр һәм аларга егерме җиде мең шәрехләмә. Гражданнар бер-берсенең мөрәҗәгатьләрен җитмеш тугыз мең тапкыр хуплаган”, – дип белдергән министр урынбасары Радик Гыйсмәтов.

“Халык контроле” системасына көн саен ике меңнән артык мөрәҗәгать килә икән. Дөрес итеп җибәрелмәгәнлектән, якынча утыз алты процентын модераторлар тиешенчә эшләп бетерү өчен кире кулланучыга җибәрә.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев