Тәтешлеләр – Болгар җирендә

25 майда узган "Изге Болгар җыены"нда бездән Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Радик Нургалиев һәм тагын 160лап кеше катнашты.
Сәгать 5тә хакимият бинасы яныннан кузгалып киттек. Һәркемнең кәефе күтәренке. Автобуста өлкәннәр дә, яшьләр дә бар. Администрация, сәфәргә чыгучыларның сәламәтлеген кайгыртып, медицина хезмәткәрләре Лариса Батталова белән Айдар Ибраһимовны билгеләгән. Талгын гына агылган көйгә кемдер йокымсырап, берәүләр үзара сөйләшеп баралар. Берникадәр вакыттан соң татар милли мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова Радик Нургалиевның һәм район башлыгы урынбасары Александр Дубровскийның телефон аша исән-сау барып кайтуыбызны белдергән теләкләрен җиткерде.
Без - Шәһри Болгар җирендә. Райондашларымның төрлесе-төрле якка тарала да башлады. Кемдер Ак мәчеткә, кемдер Икмәк музеена, елга вокзалына һәм башка җирләргә юл тотты.
Биредә шулай ук илебезнең төрле кыйтгаларыннан җыелган мөселман кардәшләребез дә бик күп иде. Үзенә күрә бер шәһәрчекне хәтерләтеп палаткалар тезелеп киткән. Ерак җирләрдән килүчеләр һәм теләге булган һәркем биредә Корбан чалып, борынгы бабаларыбыз рухына дога кылдылар. Хәтфәдәй яшел чирәм өстендә, табын җәеп рәхәтләнеп ашап-эчеп ял итеп була.
Бәйрәм Истәлек билгесе янында башланып китте. Аннан соң Болгар цивилизациясе музее белән берләшкән елга вокзалын ачу тантанасы булды. Анда ил башлыклары, татар мөселман форумы эшлеклеләре һәм диния нәзарәте рәисләре барлык мөселман халкына үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр.
Шулай ук, кунаклар өчен Коръән һәм вәгазьләр уку, мөнәҗәтләр көйләү, татар халык җырларыннан концерт, хәләл ашамлыклар һәм күптөрле товарлар, сувенирлар сату оештырылган иде.
Җыен Хан мәчете хәрабәләре мәйданында өйлә намазы уку белән тәмамланды.
Без дә акрын гына кайту юлына чыктык. Изге җирдә булучылар боларның барсын да күреп кайту мөмкинлеге тудырган район башлыгы Валерий Чершинцевка, аны оештырган Асия Ибраһимовага, автобус биргән эшкуар Әсхәт Рафиковка чиксез рәхмәтләрен әйтеп, киләсе елларга да барырга насыйп булсын иде дигән теләкләр белән, җылы гына саубуллашып өйләренә таралыштылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!1500
-
25 февраль 2021 - 08:14Тәтеш кадет-интернат мәктәбе укучылары “Сугышчан листовкалар” чыгардылар Тәтеш кадет-интернат мәктәбе укучылары Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Сугышчан листовкалар” чыгардылар2700
-
25 февраль 2021 - 06:06Алабирде мәктәбе хәбәр итә. “Алга, Юнармия!” Уенда 5 – 8 нче сыйныф укучылары актив катнашты.3400
-
24 февраль 2021 - 16:12Социаль челтәрләрдә “Форпост” активистларының эшчәнлеге “Форпост” яшьләр хокук саклау хәрәкәте активистлары социаль челтәрләрдә чаралар үткәрәләр.5400
-
24 февраль 2021 - 16:05Тәтеш районы командасы “Хезмәткә һәм оборонага әзер” фестивалендә катнашты Үз яшь төркемнәрендә норматив сынауларны югары дәрәҗәдә узып, безнең команда, 5 район вәкилләрен узып, I урынны яулады.5800
-
24 февраль 2021 - 11:50“Тарихның данлы битләре” Укучылар сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, солдатларның батырлыгына багышланган җырлар башкардылар.6400
-
24 февраль 2021 - 08:04Геология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре Тәтеш муниципаль районы укучылары командасын тәкъдим итте7300
-
24 февраль 2021 - 06:41Технология буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы нәтиҗәләре Анда 1нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы лаеклы тәкъдим итте.9300
-
23 февраль 2021 - 16:38«Сабый» балалар бакчасында музыкаль-спорт чаралары узды Барлык катнашучылар да яхшы әзерләнгән, шуңа күрә бәйрәмнәр күңелле үтте.9800
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.13600
-
23 февраль 2021 - 14:24Тәтеш мәктәбендә “Тере классика " халыкара проза әсәрләре укучылар конкурсының мәктәп этабы узды Барлыгы 11 укучы катнашты.9400
-
23 февраль 2021 - 12:209600
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
25 февраль 2021 - 04:17Тәтештә «Сөй телеңне, гасырлар буена сакла!» дип исемләнгән шигърият кичәсе булып уздыЧарада талантлы башкаручылар - шигърият сөючеләр һәм үзешчән шагыйрьләр катнашты.4000
-
12 февраль 2021 - 06:45«Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем механизаторга бирелде Хезмәтләрен хөрмәтләп27600
-
4 февраль 2021 - 16:24Төбәк этапларында җиңгән спектакльләр бүләкләнәләр Финалга чыккан иҗат коллективларына истәлекле билгеләр һәм яңа спектакль сәхнәләштерү өчен максатчан грантлар тапшырылачак.27000
-
19 февраль 2021 - 12:16«Каенкай» балалар бакчасында «Озын Алан» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре кунакта булдылар Алар « Мин һәм Кызыл китап – 2020 ел»дигән табигый материалдан ясалган эшләнмәләр конкурсында катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.26500
-
5 февраль 2021 - 10:01Балыкка кислород кирәк Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, гражданнарны яклау көллияте студентлары кышын һәм яз башында балыкларга ярдәм итәр өчен бозга чыгалар.25000
-
12 февраль 2021 - 10:02Килен токмачы Бүгенге язмабызда татар халкының матур йоласы хакында сөйләшәбез.23500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика