Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тикшеренүдән баш тартты

ТР Тәтеш район суды буенча 1нче суд участогында җәмәгать судьясы Әлфия Зыятдинова ­С. В. Кудашовка карата административ хокук бозу турындагы эшне карады.

Суд участогы хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, С. В. Кудашов административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 12.26 маддәсендәге 1нче өлеше нормасында каралган административ хокук бозу кылган, ул транспорт чарасы йөртүчесе тарафыннан, әгәр мондый гамәлләрдә (гамәлсезлек) җинаять билгеләре каралмаган булса, исерек хәлдә медицина тикшерүе узу турында вәкаләтле вазифаи затның законлы таләбен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкны күздә тота. 

– Ир кеше административ хокук бозуда гаепле дип табылды, аңа бер ел да алты айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән 30 000 сум күләмендә штраф билгеләнде, – дип билгеләп үтә суд участогы хезмәткәрләре.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев