Тәтеш районының тыл батырлары
Сугышчан тыл эшчәннәренең батырлыгы бәяләп бетергесез. Олысы да, кечесе дә, үз-үзләрен аямыйча, дошманны җиңделәр. 1945 елның 9 мае - сез чын мәгънәсендә шушы бөек көнне, бар көчегезне куеп, үзегезне корбан итеп, якыннарыгызны югалту кайгысына да карамастан, ачлыкка һәм салкынга бирешмичә якынлаштырдыгыз.
"Татарстан Республикасы тыл батырлары" Хәтер китабын бастырырга әзерлиләр. Районыбыздан ул исемлектә, 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маен кертеп, кимендә 6 ай эшләүчеләр, СССРның вакытлыча оккупациядә булган җирләрендә хезмәт куйган чорларны да исәпкә алып һәм Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәтләре өчен СССР орденнары һәм медальләренә, мактаулы исемнәргә (Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены, "Почет Билгесе" ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены; "Фидакарь хезмәт өчен" медале, "Хезмәттә аерылып торган өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәт өчен" медале); СССР, РСФСР, башка союздаш (автоном) республикаларның мактаулы исемнәренә, Бөек Ватан сугышындагы ведомство билгеләренә, Советлар Союзының башка өлкәләрендә һәм республикаларында тылдагы хезмәтләре өчен бүләкләргә лаек булучылар, бүләкләнгәннән соң да Татарстанда яшәгәннәр (яшәүчеләр) исәпкә алынырга тиеш.
Хезмәт фронтының һәр батырын киләчәк буын хәтерләргә тиеш, чөнки һәркемнең керткән хезмәт өлеше нәтиҗәсендә совет халкы дошманны җиңде.
Бүгенгә районда 855 тыл эшчәне яши (шәһәрдә - 207, авылларда - 648). Алар хакындагы мәгълүматларны җыярга җирлек башлыклары, пенсия фонды идарәләре, социаль яклау һәм районның башка службалары ярдәм итәчәк. Ә менә вафат булган тыл эшчәннәре исемлеген төзүе катлаулырак, шул уңайдан мәгълүматлар әзерләү буенча эшче төркем исемлек төзүдә ярдәм сорап аларның туганнарына, танышларына мөрәҗәгать итә. Хәтер китабына кертү өчен түбәндәге мәгълүматлар кирәк: фамилиясе, исеме, әтисенең исеме; туган җире һәм елы; бүләкләнгәндә, дәүләт бүләкләренә, мактаулы исемнәргә лаек булганда, яшәгән урыны, эшләгән урыны, башкарган вазифасы, вафат булган вакыты, җирләнгән урыны. Районда мәгълүматлар җыю үзәге - "Тәтеш җирлекара китапханә" МБУ, элемтә өчен телефон: 2-57-71.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев