Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Тимерчелек хуҗасы

    "Алга" ветераны Раиф Фәткуллов 78 яшендә дә авылдашлары хакына хезмәт итә.

    Аның язмышы җиңелләрдән булмый. Сугыш башланганда ул, әти-әнисе, ир һәм кыз туганы белән, Мәскәүдә яшәгән. Әтисе фронтка киткән. Якыннары белән башка күрешә алмавын сизенгән, күрәсең, хушлашканда ул хатынына: "Раиф тормышта сиңа соңгы көнеңә кадәр терәк булачак", дигән.

    Шулай була да. 1942 елда ул өч баласын белән иренең туган җиренә - Бакырчыга кайтып төшә. Шуннан башлап Раиф иртә яздан кара көзгә кадәр колхозда эшли. Эскерттәге көлтәләрне ындыр табагында тулысынча суктырып бетергәннән соң гына, мәктәпкә укырга йөри башлый. -

    Мәктәптә җиде ел укуым дүрт елга да тулмыйдыр. Чөнки ул елларда иң мөһи­ме уку түгел, ә бер кисәк икмәк өчен эшләү иде бит, - дип искә ала ветеран. 24 яшендә Монас­тырскийда тракторчы һөнәрен үзләштерә. Шуннан соң "КДП", "ДТ-75" тракторларында уңышлы гына эшли. Өйләнергә бер ел кала, йорт салып керә. Анда хатыны Талия белән бәхетле тормыш башлап җибәрәләр, биредә балалары Фәнис, Фазыл, Фирүзә туа. Ни аяныч, хатыны бик иртә вафат була, хәтта онык­ларын күрергә дә өлгерми.

    Көтмәгәндә, 40 яшендә, тимерче булып китә. Ашыгыч кына тимерчегә ярдәмче кирәк булып чыккач, шунда бер-ике көн эшләп торуын үтенәләр. Шул ике көн ике елга сузыла, аннан соң тимерчене дә алыштыра. 55 яше тулгач пенсиягә дә китә алыр иде, әмма моның өчен документлар да җыймый, паспортын да күрсәтми, чөнки эшен ташлыйсы килми.

    Ә 60 яше тулгач, аны тимерчелеккә остаз итеп чакыралар. Шуннан бирле елга берничә ай дәвамында тимерчелек учагын үзе кабыза һәм эшләрне дә үзе башкара. - Эшсез тора алмыйм, ә ярдәмчемнең эшен читтән күзәтеп, өйрәтеп тору - минем холкым түгел, - ди Раиф ага. Хуҗалык механизаторлары ветеран белән горурланалар, хөрмәтле аксакал алдында үзләренең дәрәҗәләрен төшермәскә тырышалар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: