Үтәмеш авылында яшәүче хезмәт ветераны Әхмәтова Зөбәйдә апаны котлаганнар
Авыл сулышы.
(Тәтеш, 14 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Үтәмеш авылында яшәүче хезмәт ветераны Әхмәтова Зөбәйдә апаны бәйрәм көннәрендә Кыш бабай белән Кар кызы өенә барып котлаганнар.
– Зөбәйдә апа аларны бик шатланып каршылаган һәм үзенең үткәннәрен искә төшереп, без яшь чакта, бигрәк тә балалар үстергәндә тормыш авыр булды, ә хәзер ничек рәхәттә яшибез, дип рәхмәт хисләрен белдергән һәм изге теләкләрен әйткән, – дип хәбәр итә Бакырчының социаль челтәрдәге төркеме.
Фотоларны авыл җирлекләре тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев