Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үтәмештә яшәүче Айдар Шәмсетдинов терлекчелек белән шөгыльләнүне отышлы дип саный

Бу эш аның өчен яңалык түгел, ул 10 ел сыерлар сауган. Ә инде хезмәт хакларын вакытында бирми башлагач, шәхси эшен оештырырга карар кыла.

Ярдәмче хуҗалыгын үстерүгә кредит рәсмиләштерә, абзарларын төзекләндерә, дуңгызлар алып җибәрә. Башта бар да әйбәт була: үсеш тә сөендерә, сату да табыш китерә. Тик менә базар ике яклы шул - көтмәгәндә иткә бәяләр төшә, җитештерүгә чыгымнар табышка карый арта башлый. Шуңа да дуңгызчылыкны бетерергә туры килә.

Шулай да, мондый борылыш аның күңелен төшерми. "Гаиләне туендырырга кирәк, чөнки сиңа беркем дә читтән китереп бирми", - ди ул. Хатыны һәм әти-әниләре белән киңәшләшеп, алар бергә яшиләр, гаилә фермасы ачарга булалар.

Республика программасы нигезендә фермага бетон плитәләрдән килү юлы салалар. Лизинг ярдәмендә Айдар тракторлы (МТЗ-82) була. Алган субсидиясенә абзарларны тышлый.
Хәзер анда 6 сыер, шулкадәр бозау асрала. Сыерлар көнгә 40 литрга якын сөт бирәләр, ул аны литрын 15 сумнан сата.

Хуҗалыкта аттан башка да булмый, ак Карлыгач ел әйләнәсе эштә: кышын чана тартса, җәен арбага җигәләр.

Шәмсетдиновларның дус гаиләсенә күңелсезләнергә вакыт юк, чөнки терлекләрне көн дә карарга кирәк. Фермер әле тагын культиватор, чапкыч, пресс-җыйгыч һәм комбайн алырга да хыяллана. Болар 76 гектар җирне эшкәртү өчен кирәк, аның 22 гектарына көзге бодай чәчелгән, калган мәйданнарны сабан культуралары һәм күпьеллык үләннәр биләячәк.

Коры, җылы абзарга кергәч, чиста һәм көр сыерларны күреп сөендек.

- Аларны кем сава?

- Хатыным Гөлнара фермада эшли, аның өчен бу көндәлек хезмәт. Кызыбыз Эльвина да әнисеннән калышмый, - дип җавап бирде ферма хуҗасы.

Ул лаеклы ялдагы абыйсы Илдарның да зур ярдәмен тоя.

Айдар, улы Илназның, агрономлыкка укып, туып-үскән йортына кайтачагына, хуҗалыкны фән нигезендә алып барачагына ышана. Варис­ны инде авылдагы яшь белгечләр өчен тораклар төзү программасына да керткәннәр.

"Яшәү өчен бездә бөтен нәрсә дә бар, - ди Айдар Мәхмүтгәрәй улы, - илдә тынычлык һәм барыбыз да исән-сау гына булыйк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев