Төнлә Татарстан юлларында көчле бозлавык булачак
Республика синоптиклары һава шартлары начарлануы турында кисәтте.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 12 декабрьдә төнлә һәм көндез Татарстан һәм Казан юлларында көчле бозлавык булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.
Көн дәвамында һәм кич томан төшүе дә көтелә, дип кисәтә синоптиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев