“Төньяк” ТИҮ территориясендә бар да әйбәтме?
Иҗтимагый оешма җыелышында шул хакта эшлекле сөйләшү булды. Очрашуга Төньяк микрорайон территориясендә эшләүче яки шунда эшләр алып барган һәм алып баручы предприятие, оешма җитәкчеләре чакырылган иде.
ТИҮ рәисе Александр Волковның докладында башта барсы да әйбәт булып күренде: советта 13 кеше актив эшләп килә, иҗтимагый үзидарә территориясенә 11 урам һәм кечкенә генә ике авыл - Любимовка белән Красная Поляна керә. Әгәр башка ТИҮләр белән чагыштырсак, өстенлек күз алдында - ул тыгыз булып урнашкан. Авыл хуҗалыгы техникумы, татар урта мәктәбе, балалар бакчасы - аларның тышкы күренешләре генә дә биредәге җитешлек хакында сөйли. Ә инде үз биналарын һәм тирә-якларын Яңа елга бизәүгә килгәндә, техникумның - беренче, мәктәпнең өченче урынны алуы, аларның җитәкчеләренең һәр нәрсәгә җаваплы карауларын күрсәтә. Эш дәрәҗәгә ирешүдә түгел, ул матурлыкларның барыннан да элек бөтен шәһәр халкы өчен тудырылуында. Техникум дирекциясе ТИҮ өчен уңайлы бина биргән. Янәшәдә генә иҗтимагый торак пункт, күршедә - ТИҮ һәм полиция, моннан да уңай була алмый. Узган ел, очрашуда катнашучылар билгеләп үткәнчә, Төньяк микрорайонга зур игътибар бирелгән: шәһәргә керү юлының бер дигән итеп яктыртылуы үзе генә дә ни тора, өстәвенә, бәйрәм иллюминацияләре белән, тротуарлар (үзенең бер үзенчәлекләре белән), юлның яңа "киеме", Зур Троицк урамына вак таш җәелде, тукталыш павильоннары һәм башкалар барлыкка килде. Балаларга һәм яшьләргә спорт белән шөгыльләнү, ял итү урыны бар: менә дигән шугалак һәм балалар спорт шәһәрчеге... Уңай мисаллар җитәрлек, хәер бер кашык дегет тә табыла. Төзүчеләргә дәгъвалар бар - үткәргечләр салганнан соң канау күмелми калган, язгы сулар аны һичшиксез табачак, элемтәчеләр баганаларны да алмаганнар һәм башкалар. Бу хакта дөрес әйтелде, беркетмәгә кертелде һәм чакыруны санга сукмаган җаваплы затларга икенче бер дәрәҗәлерәк урында аңлатма бирергә туры киләчәк.
ТИҮ территориясендә нигездә шәхси йортлар күбрәк - эштә проблемалар булмаска тиеш - чөнки күршеләр бер-берләрен исемнәре белән беләләр. Ләкин һәрвакытта да "ләкин" чыгып кына тора. Микрорайонда рәхәтләнеп йөрүче сыерлар белән бетмәс "сугыш" барганда, төзекләндерү турында нинди сүз булуы мөмкин. Николай Кузинның "хакимияттәгеләр кыл да кыймылдатмыйлар" диюен җыелышта катнашучылар барсы да хупладылар. Шуннан соң мөгезле эре терлек хуҗаларына штраф түләп, коммерция эшчәнлеген дәвам итүе арзангарак төшә дигән нәтиҗә ясалды. Җәен техникум һәм мәктәпнең тирә-ягындагы гөлләрнең шаулап чәчәк атып утырулары сөендерә, әмма йорт тирәләрен шулай гөлчәчәкләргә күмәргә теләүчеләргә нишләргә - чөнки аларның шушы игелекле хезмәтләрен урамнарда ирекле йөрүче терлекләрнең ашап яки таптап китүләре мөмкин. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Пирогов әлеге проблеманы хәл итү юлын табарга вәгъдә итте. Тораклар зонасында урнашкан йорт фермаларыннан агып чыккан тирес сыекчасы һәм сасы ис буенча да төрле инстанцияләргә күп дәгъвалар юлланган. Этләр... Хәлнең үзгәргәне юк. Бәлки, дүртаяклыларга паспортлар бирү аларның хуҗаларына этләргә, бигрәк тә янәшәдәгеләргә (узып баручыларга, күршеләргә) кешеләрчә карарга мәҗбүр итәр.
База урамындагы АЗС артындагы чокыр чүп-чар, киселгән агач ботаклары белән тула - сүндерелмәгән төпчектән яки балалар шаяруыннан ут чыгуы ихтимал, дип кисәтте ТИҮ рәисе. "Элек анда кошлар оя кордылар", - диде ул әрнеп. Социаль яктан тотрыксыз тормыш алып баручылар турындагы мәсьәлә дә күтәрелде. Алар берничә, әмма һәркемнең күз алдында. Людоговка балалары татар мәктәбенә чүп-чар, катыкура каплаган сукмактан йөриләр. Проблемалар бар һәм алар аз түгел. Әмма җыелышта катнашып һәм үзләре яшәгән җирләренә битараф булмаган кешеләрне тыңлагач, миндә аларны хәл итәргә мөмкин дигән ышаныч уянды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев