Төп проблема – павильоннар һәм расписание

Автобуста пассажирлар ташу хәле район башлыгы Валерий Чершинцевның әлеге бизнесны башкаручы эшмәкәрләр белән сөйләшү темасы булды.
Очрашуда катнашучы дүрт пассажир ташучыдан, күбрәк Юрий Ишелевка җавап бирергә туры килде, чөнки аның предприятиесе шәһәр маршрутларында эшли, менә шуңа тәтешлеләр ярсулы да инде. Пассажирлар маршрутның үз вакытында йөрмәвенә зарланалар. Еш кына озак вакыт автобусны көтеп тә, ул килмәгәч, такси чакыртырга яисә җәяү барырга мәҗбүрләр. Икенче юлы әлеге пассажир автобусны көтеп тормаячак, билгеле. Таксистларга көндәшләренең ашыкмавы кулай гына, ә автобус шоферлары зыян күрә. "Узган ел шәһәр буенча йөреп, ике йөз мең сумлык зыянга эшләдек", - дип зарланды Юрий Ишелев. - Бөтен шәһәрдә дә пассажирлар йөртү табышлы, Тәтештә дә шулай булсын өчен, бары тик пассажирларны хөрмәт итәргә генә кирәк, - диде Валерий Чершинцев. Аларга тукталышта кофе белән ипи түгел, ә автобус көткәндә яңгырдан яки җилдән ышыклану өчен гади павильон гына кирәк.
Һәм уңышның икенче факторы - һәр тукталышта автобус расписаниесенең булуы. Әгәр пассажир җәмәгать транспортын биш кенә минут көтәргә кирәклеген белсә, ул таксига шалтыратмаячак та. Әмма, расписание тайпылышсыз, җиренә җиткереп башкарылырга тиеш. Павильоннар һәм расписаниеләр проблемалары хәл ителерлек, әмма бәла шунда, көндезге һәм кичке рейсларга автобуслар җитешми. Берникадәр бу проблеманы чишүдә шәһәрара рейслардагы автобуслар ярдәм итәчәк.
Әлегә алар "үзләренеке булмаган" пассажирларга игътибар итмиләр. Мәсәлән, автобус Буадан туган шәһәренә кайтып бара, ә Людоговкада кеше кул күтәреп басып тора ди. Ни өчен соң аны үзәккә кадәр илтеп булмый, бу бит бушка эшләнми? Әгәр павильоннарда шәһәрара автобусларның расписаниесе дә эленгән булса, проблеманың кискенлеге сизелеп кимиячәк. Пассажирлар ташучы эре эшмәкәребез Әсхәт Рафиков павильоннар урнаштыру белән иминлек турында да, ягъни, тиешле билгеләр һәм юл тамгалары куярга кирәклеген дә, онытмасыннар иде дигән теләген җиткерде. Тагын бер сизелерлек проблемаларның берсе - халыкны авылларга ташу. Җыеннарда халык район үзәгенә бару өчен такси чакыртырга яки узучы машиналар ярдәмендә барырга кирәк булуы турында зарланды. Берничә авылга автобус җибәрелгән. Һәм нәрсә? Хәзер инде эшмәкәрләр зарлана - Чинчуринога һәм Монастырскийга автобуслар ярым буш яки бөтенләй буш йөриләр.
Валерий Чершинцев, авылларга автобуслар йөрергә тиеш, әмма эшмәкәрләрнең мәнфәгатьләрен дә кайгыртып, авыл җирлеге башлыклары бу мәсьәләне җентекләп өйрәнергә тиешләр дип билгеләп үтте. Халыкның ихтыяҗларын һәм мохтаҗлыгын алардан башка, тагын, кемгә белергә?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 19:59Милли ризык – әлбә турында искә төшерәбез “Әлбәне элек дәү әниләр оныкларын “авызландыру” өчен махсус әзерләгәннәр, – ди районның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Римма Сафиуллова. – Бу татар халкының милли ашларыннан санала. Ул бик гади һәм тиз әзерләнә:1200
-
27 гыйнвар 2021 - 14:48Тәтешнең яшь армиячеләре – киберспортта җиңделәр Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең яшь армиячеләр командасы киберспорт буенча “Яшь армияче челтәрдә” Бөтенроссия ярышларында икенче урынны яулады.2500
-
27 гыйнвар 2021 - 11:52Работникам АО «Транснефть - Прикамье» присвоили почетные звания Работникам АО «Транснефть - Прикамье» присвоены звания «Заслуженный нефтяник Республики Татарстан».2900
-
26 гыйнвар 2021 - 19:34Тәтеш аграрийлары “Колос”та 2021 елга районның агросәнәгать комплексы планнары һәм йөкләмәләре хакында фикер алыштылар “Колос” агрофирмасында булган семинарда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән язгы кыр эшләренә әзерлек барышы, терлекчелектәге үсеш нокталары анализланды.7200
-
26 гыйнвар 2021 - 17:28Олимпиада призерларын хөрмәтләделәр Олы Тархан мәктәбе директоры Расих Шагаев мәктәп укучыларының Бөтенроссия һәм Республика фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңүчеләрне һәм призерларны мәктәптә коймак белән чәй янына бер өстәлгә җыйды.5200
-
26 гыйнвар 2021 - 16:50Аның күңел юмартлыгы барысына да җиткән Римма Петровна Артемьева район мәгарифендә 40 елдан күбрәк эшләгән. Ул 1946 елның 1 сентябрендә Тәтеш районы Козловка авылында туган.5500
-
26 гыйнвар 2021 - 15:17Татарстан 2020 елда илкүләм проектларны тормышка ашыруда катнашкан Татарстан районнарындагы мәктәпләрдә спортзаллар ремонтланган, спорт объектлары һәм футбол кырлары төзелгән.8100
-
26 гыйнвар 2021 - 15:12Диспансеризация узыгыз Гәҗитебез битләрендә табиб киңәшен алу мөмкинлегегез бар. Язылып тормыйча, чиратларсыз гына табиб сезнең сорауларга җаваплар һәм киңәшләр бирәчәк.4900
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Сәламәтлек саклау хезмәтенә тәҗрибәле кешеләрне дә җәлеп итәчәкләр Торак мәсьәләсе хәл ителсә, башка сораулар да җайга салыныр.12600
-
25 гыйнвар 2021 - 10:11Ут безнең битарафлыкка түзеп тормый Республикада елның 20 көне эчендә 199 янгын сүндерелгән, 6 кеше зыян күргән, 20нең гомере өзелгән һәм 42се коткарып калынган.7400
-
25 гыйнвар 2021 - 08:02Онытылмас студент еллары Дүшәмбе көнне россиялеләр Татьяна көнен билгеләп үтә – бу студент елларындагы күңелле, хыялый вакытларны искә алу өчен матур сәбәп.12700
-
24 гыйнвар 2021 - 16:42Республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме күрсәтелә Җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм тармакны үстерү өчен берничә субсидия бүлеп бирелә.15100
-
24 гыйнвар 2021 - 14:09Өлкән буын Университетында укулар башлана Укырга теләге булучыларга 2-57-69 телефоны буенча Тәтеш районы пенсия фондына яки 2-54-39 телефоны буенча мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.15800
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
27 гыйнвар 2021 - 06:3827 гыйнвар – Сугышчан дан көнеБүген без Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград боҗрасын тулысынча юк итү көнен билгеләп үтәбез.4700
-
1 гыйнвар 2021 - 10:08137800
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.75400
-
4 гыйнвар 2021 - 06:52ТР ҮСКнең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр Хезмәтләрен хөрмәтләп47100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика