Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормышны,кешеләрне, аяз күкне яратырга

Аралашучан, сөйкемле Александр Майоровны Тәтештә белмәгән кеше юктыр.

Егерме ике ел ДОСААФ мәктәбе начальнигы булып эшли, лаек­лы ялга чыккач та, яраткан эшенә тагын тугыз ел гомерен багышлый. Ул элеккечә хәрбиләрчә төз гәүдәле, көр күңелле, көч-куәте ташып тора. Александр Павлович картая белмәвенең серен яшерми: "54 ел элек тәмәке төтене белән тулган үпкәмнең рәсемен күргәч һәм табибларның сезгә озак яшәргә калмаган, дигән кисәтүле сүзләрен ишеткәч, өнсез калдым, - дип сөйләде Александр Павлович, - сугыштан исән кайт та, тәмәкедән үл имеш. Шуннан соң бүтән тарт­маска дигән катгый карарга килдем. Күнегелгән гадәттән котылуы авыр булса да, ташладым". Биш ел элек Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кулыннан Көнь­як микрорайондагы йортларның берсеннән уңайлыклары булган фатир ачкычы алган. Көн саен иртән һәм кичен Питомникка яки Людоговкага кадәр җәяү барып кайта. Көннәр буе табигатьтә була: балык тотарга, "тыныч" ау ярата, майдан алып сентябрьгә кадәр көн саен су коена.

Ул 1926 елның 2 декабрендә Чинчурино авылында туа. Ачлык елларда гаилә Бакуга күчеп китә һәм ун елдан туган ягына яңадан кайта. Озак та үтми сугыш башлана. Абыйсы Иван фронтка китә һәм Ленинградны саклаганда һәлак була. 1941 елның сентябрендә әтисен дә алалар.

Алесандр Павлович кырык дүрт­нең гыйнварында китә. Элемтәче була. Телефон аппаратлары, кабельле авыр кәтүкләр аскан килеш ачык кырда сызгырып очкан пулялардан һәрвакытта да котылып булмый. Әмма язмыш егеткә мәрхәмәтле була. Ә бәлки улын пулялардан әтисе саклагандыр: чөнки ул һәрвакытта якында гына булган, аның үкчәсенә диярлек басып килгән. Тик бу хакта алар икесе дә белмәгән, ата белән улның өченче Белоруссия фронтында сугышулары гына билгеле була. Сугыш чоры законы буенча өчпочмак­лы солдат хатлары тикшерелгән, гас­кәрләрнең кайда урнашуларын сер итеп саклау өчен, һәм андый сүзләр тушь белән буялган. Әмма бәхетле очрак аларны күрештерә. Сентябрьдә Көнчыгыш Пруссия чигендә Шауляйда торган вакытта әтисеннән "Каунастан сәләм" дигән сүзләр белән башланган хат ала. "Ике ара кырык биш чакрым гына, командирдан өч көнгә сорадым да, - дип сүзен дәвам итә ветеран, - юлда очраган машинага утырып киттем (фронтны кирәк-яраклар - сугыш кораллары, азык-төлек, техника белән тәэмин итүче хәрби складлар шунда урнашкан иде), әтине эзләп таптым. Яраланганнан соң ул төзелеш батальонында булган. Фронтта газиз кешеңне очрату һәм аның белән өч көн бергә булу әйтеп бетергесез зур бәхет. Сугыштан соң маршрутны чагыштырып карадык һәм фронт юлын янәшә узган булып чыктык".

Ветеранга сугышны искә төшерүе авыр, чөнки җиңү шатлыгы бик кыйммәткә төшкән. "Һәр көнгә сөенергә, тормышны, кешеләрне һәм аяз күкне яратырга кирәк", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined