Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормыш артериясен яңарта барып

Якшәмбе көнне илебез юл хуҗалыгы эшчәннәрен хөрмәтләячәк.

Бәйрәм алдыннан без "Татавтодор" ААҖ Апас филиалының Тәтеш участогы коллективында булдык һәм баш инженер Иршат Әхтәмов белән әңгәмә кордык.

- Иршат Мәсгутович, быелгы төзелеш сезоны ничегрәк булды?
- Аянычка каршы, безнең районда эш күләмнәре зур булмады - Кече Шәмәк юлын төзеп тапшырдык, Бакырчы юлын (2 километр) капиталь ремонтладык, районның юл челтәрләрен карап торуга барлыгы 40 миллион сумга якын үзләштердек. Кама Тамагы, Апас һәм Идел аръягындагы башка районнар юлларында эшләүне дәвам итәбез. Шуңа да әле төзелеш сезоны тәмамланмаган.

- 2013 елга планнарыгыз нинди?
- Без Кама Тамагы юлын (10 километрга якын) капиталь ремонтлау, Бакырчы юлын төзәтүне дәвам итү, Лаптевка һәм Кашкага юллар салуга заявка бирдек. Әмма бу әле безнең теләк кенә. Ә менә Кама Тамагы юлына килгәндә ышанып әйтергә була, проект-чыганаклар эзләү эшләре башланды. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министр­лыгы безнең сорауны раслар дип ышанабыз.

- Районда яшәүчеләр сезнең коллективның тырышлыгын, һөнәри осталыгын һәм сыйфатлы эшләвен уңай бәяли.
- Предприятие туктаусыз үсештә дип ышанып әйтә алам. Техника яңартыла, эштә заманча технологияләр һәм материаллар кулланыла. 50 кешелек бердәм һәм дус коллективны тәҗрибәле Мөбин Корбан улы Әхмәтов җитәкли, ул финанс һәм производствоның тот­рыклылыгын да тәэмин итә. Бездә ялкау, ышанычсыз кешеләр юк. Барсын да санап чыгу мөмкин булмаса да, берничәсен әйтеп узам. Алар юл эшчесе һәм мас­тер да була алучы Алексей Семикопейкин, Идел аръягының алты районында эшләргә сәләтле бердәнбер кранчы Фәяз Гыйззәтуллин, үз эшенең остасы - грейдерчы Александр Панов, шофер Сергей Борисов.

- Юлларны төзекләндергәндә хәрәкәт иминлеге өчен нинди яңалык­лар кулланасыз?
- Яңа юллар салганда аның кырыйларын сөзәк итәргә тырышабыз, хәвефле урыннарга барьерлар куя­быз, "куркыныч борылыш" дигән өстәмә билгеләр урнаштырабыз. Аянычка каршы, аларны урлыйлар, без акча сарыф итеп янә куябыз. Проблемалы мәсьәлә - гамәлдәге юл челтәрләрен ремонтлауга һәм карап тотуга финансның җитешмәве. Юллар, белүегезчә, иске, арта барган нагрузкага чыдамый.

- Кышка әзерлек ничек бара?
- Тиешле 4,5 мең тонна урынына 3 мең тонна комлы-тозлы катнашма әзерләдек. Техника ремонтлана, тагын бер К-700 алдык. Район юлларында барлыгы 20 техника берәмлеге эшләячәк, кадрлар белән проблема юк. Без кадерле якташларыбыз өчен тәүлек әйләнәсе эшләргә, юлларны төзек хәлдә тотарга әзер,

- Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлап, коллективның тот­рыклы һәм уңышлы эшләвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев