Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормышыбызның төп законы

Үзәк китапханәдә Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулуга багышланган хокук дәресе уздырылды.

Башта яшь тәтешлеләр - мәктәп укучылары Никита Шергин, Анна Чашина һәм Евгений Лизуновларга Россия Федерациясе гражданины паспортын тантаналы тапшыру булды.­

ТР буенча Россия Федераль Миграция хезмәте Идарәсенең Тәтеш районы территориаль бүлеге начальнигы Вера Зубова шәһәрдәге 1нче урта мәктәпнең 8нче А сыйныф укучыларын һәм чакырылучыларны Россия паспорты тарихы белән таныштырды. Балалар 1953, 1974 еллардагы һәм хәзерге үрнәктәге паспортларны күрделәр. Иске документлардагы "социаль хәл" һәм "милләт" юллары балаларда гаҗәпләнү уятты, чөнки хәзергесендә алар юк.

Тәүге тапкыр паспорт ал­ган Анна һәм Никита киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. Уку алдынгысы Анна медицина институтына кереп хирург булырга хыяллана. Шул хыялын тормышка ашыру һәм кешеләргә файдалы булу өчен бөтен тырышлыгын куячак. Ә Никита поезд машинисты булу өчен тимер юл училищесында укыр­га ниятли. Аны иксез-чиксез яңа юллар җәлеп итә.

Китапханә хезмәткәрләре Юлия Сибгатуллина һәм Евгения Кирилловалар Конституция тарихы турында сөйләделәр.

"Без - күп милләтле бөек ил гражданнары" дигән слайдлар җыелмасы Туган илебезнең никадәр бөек һәм бай булуын, төрле милләт һәм дин кешеләренең үзара дуслыкта һәм татулыкта яшәүләрен дәлилли.

Конституция маддәләре һәм Россия гражданнары хокуклары турындагы викторина алдында да укучылар аптырап калмадылар. Алар сәяси сорауларга - "РФ флагы төсләре нәрсәне аңлата?", "Россия гимны авторы кем?", "Россиянең әйдәп баручы сәяси партияләрен санап күрсәтегез" дигән һәм башка сорауларга да чатнатып җавап бирделәр.

Аноним анкета нәтиҗә­лә­ре синең никадәр югары әхлаклы кеше булуыңны белергә ярдәм итте. Һәм, анкетада катнашу­чылар әйтүенчә, күпләр өчен "Әти-әниләрегез һәм мәктәп сезнең белән горурлана ала" дигән фикер яңгыраган.

Очрашу ахырында барсы да башка кешеләрнең дә синеке кебек үк хокуклары бар, аларны да хөрмәт итәргә, һәм җәмгыятьтә гражданның хокукыннан тыш вазифалары булуын да онытмаска кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев