Тотрыклылык гаранты
Бүген - Россия Федерациясе Салым органнары хезмәткәрләре көне.
Россия Федерациясе бюджетын тулыландыруга булышлык итү нәтиҗәсендә салым органнары бүгенге көндә илнең икътисади һәм социаль тотрыклылыгы гаранты булып торалар. РФ Салым хезмәтенең ТР буенча районара салым инспекциясенең Тәтеш территориаль участогы баш дәүләт салым инспекторы Раилә Низамиевадан (рәсемдә сулда) әңгәмәбезне район салым хезмәте тарихыннан башлавын сорадык.
- 1990 елның июлендә Тәтеш салым инспекциясен оештыру турында карар кабул ителә. Салым салу һәм түләүләр буенча зур тәҗрибә туплаган район финанс бүлеге эшчәннәре яңа оешманың беренче хезмәткәрләре булалар.
Салым хезмәтен оештыруда һәм үстерүдә Рифкать Хисаметдиновның өлеше бик зур. Әлеге хезмәтнең тернәкләнеп китүенә Римма Нәфиева, Сабирҗан Сытдыйков, Людмила Глазкова, Галина Буркина һәм башкалар белемнәрен дә, көчләрен дә кызганмыйлар. Бердәм дус коллектив салымнарны хисаплау һәм җыю, контроль-касса машиналарын куллануга контрольлек, документларны урында һәм салым түләүчеләрне күчмә тикшерү эшләрен тормышка ашыралар, район территориясендә салым законының үтәлешен контрольдә тоталар. Физик затлардан салым җыю буенча инспекторлар үз участокларындагы кешеләрнең барсын да танып беләләр һәм алар карамагындагы барлык милек турында хәбәрдар булалар. Авыл инспекторлары кышкы айларда - чаңгыда, ә җәен велосипедта һәм ат белән йөриләр.
- Бүгенге көндә район салым хезмәте нинди бурычларны хәл итә?
- Салым органнарын эреләтүгә бәйле рәвештә, 1998 елдан башлап эшләүчеләр этаплап кыскартылды, хәзер биредә без ике белгеч - Анна Долинина белән эшлибез. Әмма салым инспекциясендә эшләү күпләргә киләчәктә хезмәт юлларын дәвам итү өчен яхшы мәктәп булды. Бүгенге көндә алар дәрәҗәле урыннар билиләр һәм дәүләт, муниципаль хакимият органнарында җаваплы эшләр башкаралар.
Салым органнарының төп бурычы салым законнарының үтәлешенә, дөрес хисаплануына, дәүләт салымының һәм башка түләүләрнең Россия Федерациясе Законында билгеләнгән тиешле бюджетка тулысынча һәм вакытында кертелүенә контрольлек итү.
- Раилә Рафаисовна, Сез салым хезмәтендә 20 елдан бирле, Сезнең фикерегезчә, бу хезмәтнең төп максаты нинди?
- Хәзерге вакытта икътисадның һәм иҗтимагый яшәешнең башка сфераларының динамикалы үсешен салым органнарыннан тыш күз алдына китерүе дә катлаулы. Алар дәүләт идарәсенең аеруча нәтиҗәле һәм йогынтылы структурасы, хакимиятнең ышанычлы терәге, икътисади иминлекнең нигезе санала. Бездә эш салым органнарына мөрәҗәгать итүчеләргә уңайлы булсын дип оештырылган, заманча мәгълүмати технологияләрне куллану да шуңа булышлык итә. Салым түләүчеләргә хезмәт күрсәтү сыйфаты торган саен яхшыра бара. Яңа гына эшли башлаган эшкуарларга консультатив ярдәм күрсәтергә, кешеләргә бизнес белән шөгыльләнү күнекмәләрен өйрәтергә, хуҗалык итүнең уңайлы шартларын булдыру буенча республика программаларында актив катнашырга чакырырга тырышабыз.
Cалым службасы ветераннарын, барлык элекке хезмәткәрләрне, салым түләүчеләрне бәйрәм белән котлыйбыз. Һәркемгә финанс җитешлеге, нык сәламәтлек, бөтен башлангычларында уңышлар гына юлдаш булуын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев