Төзелеш сезоны башланды
Тәтеш районның барлык төзелеш объектларында быел 258 миллион сум үзләштерергә кирәк булачак.
Райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Наил Урманов районда төзелеш сезонының ничек башлануы хакында редакция белән уртаклашты.
- Наил Рөстәмович, быел районда нәрсәләр төзелергә һәм капиталь ремонтланырга тиешлеген укучыларыбызның исләренә төшерсәгез иде?
- Барыннан да элек, күп фатирлы алты йортка капиталь ремонт ясалачак: Мәктәп урамында 18нче йорт (түбәсе, фасады, су үткәргече, канализациясе алыштырылачак, быел анда ике контурлы казаннар куелачак); Камай урамында 11, 13нче йортлар (фасадлар, су үткәргечләр, канализацияләр); Тәтешкә 200 ел урамындагы 3, 6, 9нчы йортлар (3, 6нчы йортта, җылыту системасыннан тыш, барлык эшләр дә башкарылачак, ә 9нчы йортта - канализация).
Шәһәрдәге 1нче урта мәктәпнең иске бинасын һәм Олы Шәмәк урта мәктәбен капиталь ремонтлау таләп ителә. Аларның түбәләре, тәрәзәләре, ишекләре, алыштырылачак һәм башка эшләр. Апрель ахырында ипотека буенча 18 фатирлы йорт төзелеше башланачак. Авария хәлендәге өйләрдән күчерү программасы буенча 50дән артык фатир салу планлаштырыла. Удельное Нечасовода һәм Алабирдедә модульле фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзеләчәк. "Чиста су" программасы буенча Бизяевкада, коры килгән җәйдә дә тәтешлеләр суга тилмермәсен өчен, өч скважина борауланачак, Башчыда су үткәргеч сузу эшләре тәмамланачак. Болар төп төзелеш объектлары.
- Подрядчылар кемнәр, алар нәрсәгә нигезләнеп сайлап алындылар?
- Санап үтелгән объектлар төзелешендә үзләрен яхшы яктан таныткан, эшләрен югары сыйфат белән башкарган подрядчылардан "Энергия Буа" ҖЧҖ (Мәктәп һәм Камай урамнарындагы йортларда, ФАПларда, 1нче мәктәптә), "Надежда" ҖЧҖ (Тәтешкә 200 ел урамындагы йортларда), "Успех-1" ҖЧҖ (Олы Шәмәк мәктәбендә) эшләячәк. Икенче мөһим шарт - башкарылган эшләрдән тиешле салым безнең районда калачак.
- Төзелеш эшләре нинди объектларда башланды?
- "Энергия Буа" ҖЧҖ Мәктәп һәм Камай урамындагы йортларны ремонтлауга беренчеләрдән булып кереште. 1нче мәктәп өчен материаллар әзер һәм озакламый эшкә керешәчәкләр. Алабирдедә ФАП өчен нигез салынды.
- Хаталардан сабак алырга кирәк диләр. Былтыр район төзелеш мәйданнарында шундый хәлләр булды. Быел барлык объектларны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару өчен нәрсәләр игътибарга алынды, анализланды һәм нинди чаралар күрелде?
- Узган ел Олы Тормы авыл мәдәният йорты төзелеше соңгарып башланды. Шул сәбәпле аны тапшыру вакыты да озакка сузылды. Заказчы "Главинвестрой" төзелеш бүлеге һәм райбашкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы һәм энергетикларының көчле контрольлеге нәтиҗәсендә подрядчылар эш графигын үтәрләр һәм барлык объектлар да вакытында тапшырылыр дип ышанабыз.
- Быел яңа юллар кайда салыначак?
- Республика төзелеш программасы буенча төзекләндерү эшләре өчен Тәтешкә 30 миллион сум бүлеп бирелде. Шуның егермесе юллар төзүгә, шул исәптән каты өслекле, китәчәк, чөнки шәһәрдә вак таш җәелмәгән юллар 30 километрдан артык әле. Ун миллионы таштан тротуарлар салуга тотылачак, асфальтка караганда аермасы зур түгел, әмма матур.
Пристань юлын төзекләндерү эшләрен башлау планлаштырыла, сез инде бу хакта язып чыктыгыз. Кушкуй, Лаптевка юллары яңа технология буенча (битум катнаш вак таштан), үзкыйммәтен киметү өчен, салыначак. Тархан - Бакырчы - Борындык юлларын ремонтлау дәвам иттереләчәк.
- Тәтешлеләр, башка район вәкилләре белән бергә Казанда стадион төзелешендә эшлиләр. Рейтингта нинди урынны билибез һәм "Типовой спорт мәйданчыгы" призына дәгъва кыла алабызмы?
- Көн саен таш түшәү, бизәү һәм җыештыру эшләренә районнан эшчеләр баралар. 1200 квадрат метр таш җәелде. Рейтинг буенча районнар арасында без 27, 30нчы да булдык, бүгенге көндә - 19нчы урында. Спорт мәйданчыгы алырга дип тырышып эшлибез.
- Сезгә һәм районның барлык төзүчеләренә, бөтен проектлар һәм программалар вакытында, сыйфатлы итеп башкарылсын өчен, сезонның уңайлы булуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев