Төп кыйммәтләр мәңгелек
Татарстанда ВЛКСМның юбилеен бөтен ил белән бергәләп билгеләп үттеләр.
(Тәтеш, 5 ноябрь, Тәтеш таңнары, Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА). Түгәрәк дата уңаеннан Казанда булып узган төп тантаналы чарада тәтешлеләр дә катнашты: Геннадий Митрофанов, Альберт Губашев, Александр Дубровский, Расих Шагаев, Людмила Путятинская, Николай Торгайкин, алар – комсомол хәрәкәте активистлары һәм бүген дә актив тормыш карашын билиләр. Безнең районда юбилейга багышлап төрле чаралар булды. Мәктәпләрдә укучылар комсомол ветераннары белән очраштылар, ВЛКСМ тарихыннан кызыклы фактлар белделәр, каһарман комсомолчылар турында сөйләделәр. Район китапханәчеләре дә зур эшләр башкардылар: стендлар әзерләделәр, әңгәмәләр уздырдылар, совет чорындагы яшьләр оешмасы эшчәнлеге һәм оешмалары турында лекцияләр укыдылар. Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән “Комсомол – яшь кенә түгел, комсомол минем язмыш” дип исемләнгән кичә тәтешлеләр күңелендә тирән уелып калды. Авыл мәдәният йортларында да бу көннәрдә җанлылык хөкем сөрде, оештыручылар “Комсомолга – 100 ел” дип берләштерелгән бер темага төрле күләмле чаралар хәзерләделәр. Районның рус милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Олег Евсеев шәһәрдәге мәктәп укучылары белән очрашканда районда комсомол үсеше, комсомол дружиналары һәм төзелеш отрядлары турында сөйләде. “Иҗади көч-кодрәт, ватанпәрвәрлек хисе, нык гражданлык карашы, хезмәт ялкыны – комсомол ветераннарын һәм хәзерге яшьләрне әлеге барлык сыйфатлар бәйли”, – дип саный шәһәрдәге 1нче мәктәпнең, хәрби училищеның, армия хезмәте узган хәрби частьнең элекке комсомол комитеты секретаре Олег Николаевич.
Музей хезмәткәрләре комсомол белән бәйле сирәк очрый торган әйберләрне җыйдылар һәм тирән мәгънәгә ия күргәзмә әзерләделәр.
Райондагы бәйрәм чаралары Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында комсомол ветераннарының очрашуы – матур кичә белән тәмамланды. “Еллар узу белән үз эшебезне яңадан күздән кичереп, комсомол безне эш сөючән, куелган максатларга ирешүдә тырыш итеп, бердәмлек хисендә тәрбияләвен ышаныч белән әйтә алабыз”, – дип уртаклаштылар комсомол ветераннары.
“Башта Ватан турында уйла, ә аннары үзең хакында” дигән сүзләр әлегә кадәр ветераннарның тормыш шигаре булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев