Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • ТР ДОСААФ автомәктәп автодромында “Автоледи-2014” конкурсы булды

    Ул өченче ел рәттән уздырыла. Ярышта 11 гүзәл заттан торган шофер катнашты, шул исәптән безнең корреспондентыбыз Виктория Белова да.

    "Берничә ел элек руль артына утырган хатын-кызларны күрү гаҗәп иде, - диде автомәктәп начальнигы Зиннур Габдуллин, - ә бүгенгесе көндә һәр үткән өченче машинаны хатын-кыз идарә итә".


    Тәтеш районы буенча ЮХИДИ начальнигы Марат Галиуллин гүзәл затлар катнашында юл-транспорт вакыйгалары күпкә азрак, юл йөрү кагыйдәләрен боз­мыйча, хатын-кызлар машина белән саграк идарә итәләр, дип хәбәр итте.

    Стартта торган УАЗ машинасын күргәч, халык телендә "буханка" дип йөртелә, катнашучылар да, тамашачылар да гаҗәпләнеп куйдылар. Машинаның көче һәм күләме ярдәм итмәде - конкурсның "елан" этабында зур машина белән идарә итүе катнашучыга авыр булды. "Бездә УАЗ белән беренче тапкыр катнашалар, хатын-кызлар һәрчак җиңел машина белән килделәр", - диде Зиннур Габдуллин. Шулай булса да, Наталья Жигулина үзенең көндәшләреннән шуның белән аерылып торды һәм тамашачылар мәхәббәтен яулап приз алды.

    Райбашкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альберт Гасимов Шәһәр көнендә җиңүчеләргә призлар тапшырды. Екатерина Сергеева беренче дип танылды, Рузилә Вәлиева икенче булды, өченче урынны Наталья Амплеева алды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: