Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Трактор-Прицеп” профилактик операциясе ­

Тәтештә һәм Тәтеш муниципаль районы буенча 2019 елның 3 июненнән 28 июненә кадәр “Трактор-Прицеп” профилактик операциясе ­уза.

(Тәтеш, 9 июнь, “Тәтеш таңнары").  Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча 2019 елның 3 июненнән 28 июненә кадәр Тәтеш районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек Идарәсе бүлеге начальнигы Сергей Балантаев ЮХИДИ ДПС подразделениесе белән берлектә “Трактор-Прицеп” профилактик операциясе ­уздыра.

Чараның максаты – тракторлар, башка үзйөрешле техникалар һәм аларга тагылма арбалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләренең, бәхетсезлек очракларының санын киметү.

“Үзйөрешле техникалар һәм кулланыла торган тагылма арбаларның техник торышына, файдалануга рөхсәт булуга, теркәлү документларына, дәүләт теркәү тамгалары булуга һәм аларның дөреслегенә, рөхсәт ителә торган категорияләр белән тракторчы-машинист таныклыгы булуны тикшерүгә аерым игътибар бүлеп биреләчәк”, – дип хәбәр итә Сергей Балантаев.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев