Тракторчы – юл хуҗасы
Газетада күтәрелгән юлларны, тротуарларны чистарту, машиналарны тукталышка кую проблемаларына укучыларыбыз да битараф түгел. - Шәһәрне кардан ничек чистартуга игътибар итегез әле, - дип сөйләшү темасын тәкъдим итте тәтешле Петр Малькин.
- Чистартылган юлның киңлеге (бордюрдан бордюрга кадәр) 6 метр булырга тиеш. Бу шулаймы соң? Менә шуңа да машиналар бер-берләренә юл бирешә алмыйлар. Тукталыш урыннары юк, шоферлар үзләренә ничек уңай, кар көртләреннән читкәрәк китеп, шулай тукталалар. Тракторчылар да юлларны сыйфатка игътибар итми генә чистарталар. Бигрәк тә тыкрыклар яхшы итеп чистартылмый. Картларга да, чана тарткан аналарга да кар өемнәре аша чыгарга туры килә. Кешеләргә уңайлы булсын өчен, үзләреннән соң шул кар калдыкларын җыештырып алуы тракторчыларга авыр микән?
Шәһәр үзәгендә дә хәл куркыныч. Килеп туктаган машиналар, бигрәк тә "Магнит" кибете каршында, күзәтү киңлеген каплыйлар. Шуңа да җәяүлеләр юл аркылы чыгып калырга дип йөгерәләр. Өстәвенә, хәрәкәт зур булган әлеге урында автобус тукталышы да бар. Шәһәрдә "хуҗасыз" урыннар да шактый (тыкрыклар, тротуарлардан юлларга чыгу урыннары), трактор узганнан соң калган карны җыештыручылар юк, ә кешеләргә йөрергә кирәк. Элек үз йортлары белән яшәүчеләр тирә-якларын көриләр иде, хәзер теләмиләр. Бу нәрсә инде?
Һәркем үз эшен сыйфатлы, кешеләр дә канәгать, үзенә дә ошарлык итеп башкарырга тиеш. Ни дисәк тә, без бит шәһәрдә яшибез һәм яхшы булсын дибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев