Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Транспорт министрлыгы шәһәр һәм бистәләр арасында пассажирлар йөртүне туктата

Пассажирлар ташу 2020 елның 1 апреленнән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганга кадәр туктатыла.

(Тәтеш, 1 апрель, «Тәтеш таңнары»). Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы республиканың транспорт компанияләренә 1 апрельдән Татарстан торак пунктлары арасында пассажирлар ташуны туктатып торуны йөкләде. Яңа режим санитар-эпидемиологик хәл яхшырганга кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта «Татар-информ»га министрлыкның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Муниципальара һәм төбәкара автобусларда пассажирлар ташу туктатыла. Рейска иртәгедән автобуслар чыгарылмаячак»,-диделәр матбугат хезмәтендә.

Шәһәр җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча эшли, ә такси штат режимында эшләячәк, дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

«1 апрельдән шулай ук Татарстан территориясе буенча барлык юнәлешләрдә шәһәр яны электричкалары хәрәкәтенә чикләүләр кертелә», — дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында тәүлек буе оператив хезмәт эшли, анда 8(843)291-91-91 телефоны буенча мәгълүмат алырга мөмкин.

фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев