Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәҗрибә алмаштылар

Анда Тәтеш районнан Олы Тархан урта мәктәбенең инглиз теле мөгаллимәсе Гөлия Солтанова, Кир­тәле урта мәктәбенең мордва теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Абраконова барды.

(Тәтеш, 21 август, «Тәтеш таңнары», Алинә НУРИЕВА ).  Кама Тамагы, Арча, Тәтеш, Буа районнары укытучылары  июнь азагында иксез-чиксез Ватаныбызның иң матур һәм зур шәһәрләренең берсе булган Нева ярларына экскурсия ясадылар.

Анда Тәтеш  районнан Олы Тархан урта мәктәбенең инглиз теле мөгаллимәсе Гөлия Солтанова, Кир­тәле урта мәктәбенең мордва теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Абраконова барды. 

Педагоглар Санкт-Петербург­ның тарихи үзәгендә йөрделәр, истәлек­ле урыннарны – Исаакиевский, Казан чиркәүләрен, Рус музеен, Эрмитаж, Сарай мәйданын карадылар, шарлавыклы фонтаннары, искиткеч сарайлары һәм парклары булган Петергофта булдылар, шәһәрнең елгалары, каналлары буенча су киңлекләрен иңләделәр. Һәм хәтта шәһәрнең иң мавыктыргыч  тамашасы – “Ал җилкәннәр” дигән чыгарылышлар бәйрәмен карап хозурландылар. Укытучылар ял да иттеләр, шулай ук педагогия тәҗрибәләрен дә алмаштылар. Әлеге сәяхәткә бару РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район башлыгы Рәмис Сафиуллов, район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина ярдәмендә тормышка ашты. “Анда бару югары дәрәҗәдә оештырылган иде”, – диделәр педагоглар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев