Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәртип урнаштырмый торып

Төзекләндерү эшләренә яңгырлар комачаулый.

Шулай да үз шәһәрләренә битараф булмаучылар, һәр аяз көнне һәм сәгатьне файдаланып, тирә-якларын тәртипкә китереп өлгерделәр. Кулларына тырма-себеркеләр тоткан өлкән яшьтәгеләрне бу көннәрдә йорт тирәләрендә еш күрергә туры килде.

Республика өмәсенә бик күп хезмәт коллективлары һәм, һәрва­кыттагыча, укучы яшьләр чыкты­лар. Эшлекле дүшәмбедә билгеләп үтелгәнчә, шәһәрдә барлыгы 300гә якын миләш, балан, чыршы утыртылган. Шәһәр ТИҮләре актив катнаштылар. Бу көнне район авылларында да агачлар утырту белән шөгыльләнделәр.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәркемне тәртип урнаштырылганчы эшләргә чакырды. Санитар ике айлык эшләре барышын анализлап, ул җирлек җитәкчеләренә каты көнкүреш полигоннарын җыештыруны, юл буе баганаларын агартуны, урамнарны чистартуны йөкләде. Санитар тәртип - көндәлек бурыч. Беренче нәүбәттә, һәйкәлләрне һәм обелискларны ремонтлау.

Район башлыгы көнкүрешебез культурасына игътибар итәргә чакырды. Бу бер көнлек эш түгел, дип басым ясады ул, һәр нәрсәдә тәртип, чисталык һәм матурлык булырга тиеш.
Кешеләрне чүпләмәскә гадәтләндерү - җиңел түгел, шунлыктан моңа балаларны өйрәтергә кирәк, аннары, бәлки, алар әти-әниләренә һәм танышларына йогынты ясарлар. Тирә-якка тәнкыйть күзлегеннән карасагыз, шәһәр аз гына да булса чистарсын өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген сез һичшиксез күрерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев