Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТСК хәбәр итә: гаризалар кабул итү пунктлары эшли

Әгәр Росс­ия Федерация­се Пре­зидентын сайлауда тавыш бирү көнендә, 2018 елның 18 мартында, гражданин паспортта теркәлгән адрес буенча бара алмаса, яки яшәү урыны буенча теркәлмәгән булса, бу чакта ул үзе яшәгән урын буенча тавыш бирү тәртибеннән файдалана ала.

Тәтеш районы территориясендә сез гариза бирү өчен 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр ТСКга түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Тәтеш, Малкин урамы, 39нчы йорт, 101нче бүлмә (эш көннәрендә 8дән 19га кадәр, ял һәм бәйрәмнәрдә - 8дән 13кә кадәр), телефон: 8(84373) 2-62-57, шулай ук КФҮ адресы буенча: Ленин урамы, 37. "Дәүләт хезмәтләре" Бердәм порталындагы онлайн-сервистан да файдаланып була.
Участок сайлау комиссияләре 25 февральдән 12 мартка кадәр гаризалар кабул итү эшенә кушыла (эш тәртибе, ТСК кебек үк).
Әгәр сайлаучы 13 марттан 17 мартның 14 сәгатькә кадәрге вакыт аралыгында үзе теркәлгән урыннан китә калса, ул үзенең теркәлү урыны буенча участок сайлау комиссиясенә сайлау участогын күрсәтеп, тавыш бирү көнендә кайда тавыш бирәсен планлаштырып, марка белән махсус гариза бирә ала (махсус гаризаны кабул итү вакыты - 8дән 19 сәгатькә кадәр; 2018нең 17 мартыннан (шимбә) - 8дән 14 сәгатькә кадәр).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев