Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш аграрийлары “Колос”та 2021 елга районның агросәнәгать комплексы планнары һәм йөкләмәләре хакында фикер алыштылар

“Колос” агрофирмасында булган семинарда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән язгы кыр эшләренә әзерлек барышы, терлекчелектәге үсеш нокталары анализланды.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев җитәкчелегендәге семинарда катнашучылар район һәм республиканың алдынгы хуҗалыгы “Колос”тагы яңалыклар белән таныштылар:
товарлыклы-сөтчелек фермасында көтүлек белән идарә итү системасында цифрлаштыруны кертү;
үсемлекчелектә һәм терлекчелектә эш барышын ­механикалаштыру;
заманча җайланма белән фермада сыерларны бозау­лату залы;
төзелеп килүче заманча азык үзәге;
техникалар өчен машина-трактор паркына томалаулы гараж урнаштыру;
җылытыла торган, һава җилләткечле, уңайлы, остаханә белән ангар. 
“Колос” җитәкчесе урынбасары Ранис Мәүлиханов хуҗалыкның эшчәнлек юнәлешләре турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады: “Техникалар паркын һәрдаим яңартырга омтылабыз, шулай итеп, үткән елны без комбайннар, яңа тракторлар һәм культиваторлар, сөрү агрегатлары сатып алдык. Безнең хуҗалыкта техникаларның чәчүгә әзерлеге – 95-98 %, минераль ашламалар – 100 % (бер гектар чәчү җиренә 120 килограмм күләмендә тәэсир итүчән матдә сатып алдык), орлыклар – 100 %. Узган елны силос-сенаж траншеясе төзедек, мөгезле эре терлекләрне бәйләүгә куймыйча асрау белән яңа ике сыер абзарын эшләтеп җибәрдек, заманча азык тараткыч урнаштырдык, Даниядән таналар сатып алдык, бүгенге көндә 1 сыерга 23 литр сөт савабыз, бездә лейкозлы сыерлар булмавын да билгеләп үтәсе килә”. Семинарда катнашучылар хуҗалык базасын карадылар, агрофирмада файдаланыла торган заманча технологияләр белән таныштылар. 
“Иң мөһиме – эшчәннәр өчен хезмәт шартларын яхшыртырга тырышабыз”, – дип дәвам итте Ранис Фәрит улы һәм 2020 елда  агрофирмадагы хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы артты, хуҗалыкта эшчәннәр өчен 700 мең сумга өстәмә махсус кием сатып алдык, 300 мең сумнан күбрәген техник куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыруга юнәлттек диде. Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре Ранис Мәүлихановка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм төгәл җаваплар, киңәшләр алдылар.
Жуково авылы мәдәният йортында Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашында узган семинарның теоретик өлешенең көн тәртибендә райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә КОВИДка каршы санитар таләпләрне үтәү, районның агросәнәгать комплексы күрсәткечләре, сөт терлекчелегенең үсеш мәсьәләләре, орлыклар һәм минераль ашламалар әзерләү, техникаларны язгы чәчүгә әзерләү хакындагы мәсьәләләр булды. Аграрийлар район башлыгы, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы белән берлектә алда торган чәчүгә карата мөһим планнар һәм йөкләмәләр ­хакында фикер алыштылар.
“Сезнең хуҗалыкларда терлекчелектә, үсемлек­челектәге эшчәнлекнең икътисади нәтиҗәлелеген арттыру өчен резервлар бар, һәм алар зур. Хуҗалыкларның уңышы, димәк сез эшләгән территориядәге хезмәт коллективларының тормыш сыйфаты һәм авылларның җитешлеге, шушы планнарны уйлап эшләүдән һәм белемле итеп тормышка ашырудан, заманча технологияләр кулланудан, авыл хуҗалыгы производстволарын цифрлаштырудан тора. Ирешелгәннәрдә туктап калырга ярамый. Бары тик алга”, – диде Рәмис Хатыйп улы семинарда катнашучыларга. 

Безнең район соңгы 5 елда үсемлекчелектәге ­уң­­ды­рыш­лылык буенча – республикада алдынгы. Бу күрсәткеч механизаторларның, агрономнарның, комбайнчыларның гаять зур хезмәте; техникаларны ел саен яңарту; минераль ашламаларны, элиталы орлыкларны тиешенчә күләмдә куллану; белемле идарә итү һәм  авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт программалары белән ярдәм күрсәтү.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев