Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы чыгарылышлары урта һөнәри белем турындагы дипломнар алдылар

Хәзер инде алар үзләрен белгечләр дип саный алалар, чөнки кулларында - күптән хыялланган документлар.

Чыгарылышларның күбесе бу минутларны түземсезләнеп көтте. Кызлар әлеге көн мәңгегә хәтерләрендә калсын өчен матур күлмәкләр сайлаганнар.
Бәйрәм чарасында район башлыгы Рәмис Сафиуллов, Казан дәүләт аграр университетының агрономия факультеты деканы Рәгать Миникәев, Казан дәүләт аграр университетының корпоратив-кластер укыту үзәге җитәкчесе Ленар Шәһивәлиев һәм башкалар катнаштылар. Тантаналы өлешне техникум директоры Илдар Фәткуллов ачып җибәрде. "Минем өчен, җитәкче буларак, бу шундый зур беренче чыгарылыш. Педагогларыбыз ярдәмендә алган белемнәрегез тормышта кирәк булачагына мин ышанам. Язмыш ничек кенә хәл итсә дә, уку йортыбызның ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык", - дип мөрәҗәгать итте ул чыгарылышларга.
Көндез һәм читтән торып укучы 126 студентның 16сы кызыл диплом алды. Алар арасында ун бухгалтер, дүрт механик һәм ике агроном бар. "Сезнең һәркайсыгыз өчен бүген дулкынландыргыч көн, нәрсәгә омтылган булсагыз шуңа ирештегез. Киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын", - диде Рәмис Хатыйп улы.
Чыгарылышларга педагоглар тарафыннан бик күп җылы теләкләр әйтелде. Сыйныф җитәкчеләре Александр Гришин һәм Шамил Гафуровның чыгышлары аеруча да тәэсирле булды.
Егет-кызларга урта һөнәри уку йортларында белем алу зур тәҗрибә бирә, дип мөрәҗәгать итте Рәгать Миникәев. "Ирешелгәннәр белән туктап калмагыз, һичшиксез югары белем алыгыз", - дип киңәш итте ул.
Район авыл хуҗалыгы предприятие­ләрендә үзләренең хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрергә теләгән белгечләр бүгенге көндә йөз мең сум күләмендә акчага һәм ел дәвамында төп айлык хезмәт хакына кушылып бирелә торган алты мең сум өстәмәгә исәп тотарга хокуклы. Яңа гына эшли башлаган кайбер агрономнар яки механиклар әлеге мөмкинлектән бик рәхәтләнеп файдалана алалар.
"Үзебезнең төркемдәгеләрне сагыначакмын, уку еллары эчендә без чынлап та дуслаштык. Ниятем югары уку йортына керү, әмма әлегә кайсысына икәнлеген хәл итмәгән. Шунысы хак, алган белгечлегем буенча эшләячәкмен, моңа шикләнмим дә", - дип уртаклашты авыл хуҗалыгы техникумы чыгарылышы Ангелина Гайнуллина.
Юрист һәм икътисадчы белгечлеге киң танылган булса да, механиклар һәм агрономнар белгечлегенең абруе элеккечә югалмый калуы, һичшиксез сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев