Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш чыгарылышлары БДИ тапшыра

Бердәм дәүләт имтиханнарын быел барлыгы 94 кеше тапшыра.

(Тәтеш, 8 июль, "Тәтеш таңнары"). Район мәктәпләре чыгарылышлары, озак вакытлардан соң, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен кабат парта артларына утырды. Бердәм дәүләт имтиханнарын быел барлыгы 94 кеше тапшыра.

Россия мәгариф күзәтчелеге тарафыннан расланган тәртип нигезендә, алар 3 июльдә геог­рафия, әдәбият һәм информатика буенча имтихан тапшырды. Соңгы имтихан 23 июльдә була, 24 һәм 25 июль резерв көннәре булачак.

Район башкарма комитеты мәгариф бүлегендә хәбәр итүләренчә, имтиханнар санитар-эпидемиологик таләпләргә катгый тәңгәл килерлек итеп уздырыла.

Имтиханнар үтә торган Тәтеш­тәге 1нче урта мәктәп ишегалдында без берничә укучыдан аларның нинди кәеф белән килүләрен ­кызыксындык.

Антон Потапов, Тәтештәге 1нче мәктәп: “Күтәренке рухтамын, әмма борчылам да, әлбәттә. Информатикадан тапшырачакмын, нәтиҗә начар булмас­тыр, дип өметләнәм. Планда – документларны берьюлы ике ­институтка бирү”.

Шушы ук мәктәптән Екатерина Корнишина шулай ук информатикадан тапшыруы һәм имтиханнарга ныклап әзерләнүе белән уртаклашты, һәм, үзе билгеләп үткәнчә, моңа хәтта үзизоляция тәртибе йогынты ясаган. 

Унберенче сыйныфларның класс җитәкчесе Лилия Мө­хәммәтшина барлык чыга­рылышларның БДИны тапшыруларын һәм югары уку йортларына укырга керергә теләүләрен билгеләп үтә. “Безнең 20 кешедән торган бөтен сыйныф имтиханны тулы составта тапшыра, бездә медаль алучылар сигезәү. Бергә үткәрелгән еллар эчендә без берләштек, бер гаиләдәй, тату коллективка әйләндек. Мәктәпне тәмамлап чыгуның шундый гади булмаган вакытларга туры килүе, аянычлы, шулай  да, мин безнең бала­ларның барысы да яхшы булыр һәм аларның хыяллары тормышка ашар дип ышанам”, – диде Лилия Гомәр кызы.

Олы Тархан урта мәктәбеннән Гөлинә Насыйрова педагогы Айсылу Дульдиева озатып йөрүендә килгән. “Геог­рафиядән тапшырачакмын, бик кызык­лы фән, – дип хәбәр итте чыгарылыш. – Инс­титутка укырга керәсем, эколог буласым килә”. Беренче укытучысы да укучысын хуплап, болай диде: “Безнең Гөлинә алтын медаль иясе, аның барысы да яхшы ­булачак”.     
фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X