Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш чыгарылышлары өчен олы тормышка кыңгырау

Чәршәмбе көнне район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады.

Быел унберенче сыйныфны 114 уку­чы тәмамлый. Алда аларны имтиханнар көтә, әмма соңгы кыңгырау чыңы белән мәктәп дөньясы тәмамлана. Башка беркайчан да дәресләр һәм күңелле тәнәфесләр булмаячак, ләкин якты киләчәккә өмет белән тулы олы тормышка аяк басалар.
Бу уку елы нәрсәсе белән истә калды һәм нәрсәсе белән аерылып тора? - райбашкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина белән әңгәмәбез шул хакта.
- Татьяна Владиславовна, уку елы нәтиҗәләре канәгатьләндерәме?
- Эшләрнең билгеле бер нәти­җә­лә­реннән шатлык кичерәм, әмма елны тәмамлап, укытучылык осталыгына планкаларны һәм укучыларның белем сыйфатын күтәрер өчен киләчәккә планнар төзибез инде. Үз хезмәтебез турындагы күрсәткечне бердәм дәүләт имтиханнарыннан соң, чыгарылышларыбызның тормышка ярак­лашуларына карап сөйләячәкбез. Мөгаллим һәрберсенең язмышына җаваплы, хәтта алар мәктәптән чыгып киткәчтен дә.
- Укытучыларның, балаларның нинди уңышлары аеруча мө­һим булды?
- Биш педагог төрле номинацияләр буенча һөнәри бәйгеләрнең зона этабында җиңүчеләр дип танылдылар. Икесе - республика конкурсы лауреаты. "Салават күпере" педагог-психолог хезмәте республикада иң яхшы бишлеккә керде. Төрле бәйгеләр һәм конференцияләрдә катнашучылар исәбендә уңай үзгәреш күзәтелгән кебек, нәтиҗәлелек тә шундый ук. Укучыларның Л. Н. Толстой исемендәге фәнни-гамәли конференциясендә, Ки­рилл-Мефодий укуларында һәм башкаларда призлы урыннар яула­дык. Балалар хәрәкәте актив үсә бара. "Безнең белән Меңнәр" штабы активы Республика смотр-бәйгесендә гран-при иясе булды. Нармонка мәктәбе музее республикада иң яхшысы дип танылды. Кадет мәктәп-интернаты агитбригадасы "Мин хәтерләргә чакырам" республика хәрби-патриотик фестивальдә икенче урынны, "Җиңүнең якын йөзләре" баннерлар республика бәйгесендә гран-при алды.
- Укучыларның олимпиадалардагы нәтиҗәләре ничегрәк?
- Төбәк һәм Бөтенроссия, Республика олимпиадаларының йомгаклау этапларындагы чыгышларны уңай буларак билгеләп үтәм. Быел безнең региональ дәрәҗәдәге призер бар, Республика олимпиадаларының йомгаклау этабында ике җиңүче һәм дүрт призер, региональара дәрәҗәдәге җиңүче бар. Иң яхшы күрсәткечләр Ангелина Герасимовада (Тәтештәге 2нче урта мәктәп) һәм Наталья Казаевада (Киртәле).
- Мәгариф системасының матди базасын ныгыту планы үзгәрдеме?
- Искә төшерәм, агымдагы елда районда мәктәпкәчә белем системасы республика модернизациясе кысаларында Урюмда 50 урынлы яңа балалар бакчасы бинасы төзелде, Тоншерма мәктәбе ремонтланды, анда хәзер мәктәпкәчә төркем бар, Тәтештәге "Миләшкәй" балалар бакчасына капиталь ремонт ясалды. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов ярдәмендә балалар бакчасына киемнәр кую өчен яңа шкафлар, караватлар, паласлар сатып алдык. Нармонка мәктәбенең тәрәзәләрен алыштыру бара. Без һәрвакыт район җитәкчелегенең булышлыгын һәм кайгыртуын тоябыз.
- Ә балаларыбызга җәйгә ниләр вәгъ­дә ителә?
- Алар бик әйбәт ял итәр һәм көч, сәламәтлек туплар дип уйлыйм. Без аларны "Чайка" лагерендә, хезмәт һәм ял мәктәп яны лагерьләрендә көтәбез. Сәяхәтләр, походлар һәм башка кызыклы шөгыльләр булачак.
- Ата-аналарны борчыган соңгы сорау: быел мәгариф учреждениеләрендә оптимальләштерү көтелмиме?
- Барлык мәктәпкәчә учреждение­ләр, мәктәпләр үзендә тәрбия­ләнү­челәрне сентябрьдә каршылаячак­.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев