Тәтеш егете “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнгән
Анатолий Исаев хәрби бурычын Әфганстанда үтәгән.
(Тәтеш, 15 февраль, «Тәтеш таңнары»). Анатолий Исаев хәрби бурычын Әфганстанда үтәгән.

Кече Шәмәктә туып-үскән, хәзерге вакытта Тәтештә яшәүче ир-ат армиядә аңа Ватан чикләреннән ары хезмәт итәргә туры килер дип күз алдына да китермәгән. Анатолий мәктәпне тәмамлаганнан соң, Тәтештәге автомәктәптә өйрәнүләр узган, ә 1987 елның маенда аны армиягә чакырганнар. Хәрби өйрәнү үзәге Төркмәнстанда урнашкан булган.
“Өйрәнүләрдән соң без Әфганстанга эләгәчәгебезне инде белдек, безне шуның өчен әзерләделәр, – ди Анатолий Александрович. – Физик әзерлек – күнегүләр, каршылыклы урыннар, таулар буенча марш атлап үтүләр барыннан да бигрәк авыр булды, иң озакка сузылганы 500 чакрымга кадәр җитте”.
Анатолий 1988 елның ноябрендә хезмәттәшләре белән самолетта Кабулга җибәрелгән, аннары аларны йөк машиналарында зур частькә юллаганнар, аның әйтүенчә, анда десантчылар һәм авторота булган. “Йөкләр ташыдым, нигездә азык-төлек, хәрби частьләргә бушаттык, ашамлыклар тыныч халык өчен дә булды, дип уйлыйм”, – дигән фикерен белдерә ир-ат. Хәрби хезмәткәрләр агач казармаларга урнашканнар, ләкин, Анатолий әйтүенчә, шоферлар үзләренең машиналарында яшәгән диярлек, аларга коры паек бирелгән, ә тукталыш урыннарында инде туклыклы итеп ашарга да мөмкин булган.
“Хайратоннан Саланг дигән тау сырты аша йөк ташыдык, – ди ир-ат. – Озын юлда еш туктарга туры килде, һөҗүмнәр булды – йә юллар шартлады, йә анда каршылыклы өемнәр, сугышчылар аны үтеп чыга алмаслык итеп ясарга тырыштылар, без засадага да юлыктык. Дошман безнең техникаларның алга баруына никадәр комачауларга тырышса да, җитәкчелек тарафыннан куелган йөкләмәне үтәр өчен без барысын да эшләдек. Частькә кайткач, машиналарны төзәттек һәм янә рейска”. Анатолий Александрович “Кундус” операциясендә катнашкан, шуның нәтиҗәсендә чолганыштан совет гаскәрләренең тулы бер заставасы чыгарылган. Анатолий Исаев аны үткәргән вакытта белемле һәм тиз эшләү осталыгы өчен “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнгән.
Ир-ат хезмәт иткән вакыттагы командирлары һәм иптәшләре хакында хөрмәт белән сөйли. “Шуның берсе – Хәмзә Казаннан иде, һәм запаска киткәннән соң да безнең дуслык дәвам итте”, – ди Анатолий. Якташыбыз 1989 елның 15 гыйнварында, Әфганның Хайратон һәм Үзбәкстанның Термезны тоташтырып торучы Дуслык күпере буйлап Ватанга кайтуын беркайчан да онытмый, әлеге 600 метр ара, хәрби шофер узган йөзләгән мең чакрым юлның иң көтеп алынганы булган. “Өйгә кайткач, авылда бәйрәм булды, – ди җылы хисләр белән Анатолий Александрович. – Мин туганнарны, дусларны күрдем, барысы да минем кайтуыма бик сөенделәр һәм үземнең бәхетемә ышанып та җитмәдем”.
Тәтешле үзен батыр дип санамый, бары тик үзенең Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәдем дип белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев