Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш Фантомасы тотылды

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре юлбасарлык кылуда шикләнелгән 39 яшьлек ирне тоткарладылар.

25 гыйнварда, кичен, төгәлрәге 20 сәгать 15 минутта ул, сатып алучылар юклыгын белеп, башына кара оек киеп һәм кулына пычак тотып Тәтешнең Свердлов урамындагы "Көньяк" кибетенә килеп керә. Сатучыга пычак белән янап, кассаны ачып, акчаларны бирүен таләп итә. Куркуга төшкән сатучы җинаятьче әйткәннәрне үти, ә ул акчаларны алып, юкка чыга. Полиция кайнар эздән шикле кешене тота. Талаучы берничә тапкыр хөкем ителгән, беркайда да эшләмәүче тәтешле булып чыга.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенең тикшерү бүлеге җинаять эше кузгаткан. Әлеге җинаятьне кылучы бәндәгә җәзаның зурысы - ун елга кадәр ирегеннән мәүрүм итү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев