Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

Рус Тат
Җәмгыять

Тәтеш. Гомумшәһәр өмәсе

Бүген, 30 апрельдә, санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча шәһәр өмәсе уза.

Урамнарны, скверларны һәм паркларны шәһәр мәктәпләре укучылары, оешма һәм учреждениеләр хезмәткәрләре тәртипкә китерәләр. Һәркем Тәтешне тагын да чистарак һәм матуррак итү теләге белән эшли. Мәсәлән, Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең 5-8нче сыйныф укучылары мәктәп тирәсен һәм Ленин бакчасын җыештыралар. Көрәкләр һәм себеркеләр балалар кулында уйнап кына тора: тротуарларны себерәләр, чүпләрне полиэтилен пакетка җыеп тутыралар. Үзәк китапханә хезмәткәрләре бина фасадын аклыйлар, "Яңа гасыр" мәдәни-күңел ачу үзәгендә эшләүчеләр газоннардан былтыргы яфракларны җыялар. Һәркемнең кәефе күтәренке, моңа, әлбәттә, кояшлы җылы көн дә тәэсир итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев