Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш хат ташучысы гәҗитләрне вакытында китерә

Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе көннәрендә без хат ташучылар белән гадәттәгедән ешрак очрашабыз, чөнки планнарның үтәлеше күп яктан аларның тырышлыгына һәм абруена бәйле булуына ышанабыз.

Нина Ибраһимова бакырчылылар һәм үтәмешлеләр белән дустанә мөнәсәбәттә эшли. Ул әлеге авылларда почта тарата. Чәршәмбе көнне 170 гәҗит өләшә, нигездә - "Тәтеш таңнары" һәм "Авангард", җомга көнне - 30га күбрәк (башка басмалар өстәлә). "Әле сатарга товарлар да алам - кемгә чәй, кемгә конфетлар, - ди Нина Васильевна, - коммуналь хезмәтләргә түләүне дә безгә ышаналар. Хат ташучы өлкәннәргә әңгәмәдәш, киңәшче буларак та, кемгәдер вакытында корвалол даруы тамызып бирү өчен дә кирәк".
Ул үз эшен ярата. Яңгырмы, кармы, абунәчеләр гәҗитләрне вакытында алалар, сәгәтендә дип әйтерлек. Башкача һич ярамый, кайберәүләр "Тәтеш таңнары"н сәгатькә карап диярлек көтәләр һәм соңгарып кара син. Андый хәл була калса: "Ни өчен соңгардың?" - дип каршылыйлар.
"Планны үтәргә тырышырбыз, - дип өметләндерә Нина Васильевна, - бездә район гәҗитен яраталар һәм бик күпләр аны дистәләгән ел дәвамында алдыралар. Моннан тыш Гүзәл Салихова, заманында авыл Советы рәисе булып эшләгән Рәфика апа Измайлова, 93 яшендә булса да, Җәүһәр Ибраһимова, Флюра Шәмсетдинова, Рузинә Йосыпова һәм башкалар берничә төрле үзгә басмаларга да язылалар. Подписка бәяләре кыйммәт булганлыктан, күпләр район гәҗите белән генә чикләнәләр".
Җирлек хат ташучылары хәзер урамнарда йөрүе җиңел булуына сөенәләр. "Бакырчы" авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров һәм җирлек башлыгы Илдар Шәмсетдиновның бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә юллар тәртипкә китерелгән һәм кардан чистартылып тора. Әңгәмәдәшебез әйтеп үткәнчә, Илгиз Фатыйх улы хуҗалык идарәсенә 2 данә район гәҗите рәсмиләштергән (хәзер бу сирәк хәл!) һәм хуҗалык белгечләре дә аңа язылганнар.
Хезмәтең шатлык китергәндә күңелгә дә рәхәт, авылдашларың белән ихластан күрешеп сөйләшү дә эшкә рухландыра.
- Хат ташучының хезмәт хакы тормыш алып барырга җитәме соң?
- Эш башына карап түлиләр, шулай булгач, тырышасың инде, - дип җавап бирде Нина Васильевна. - Моңарчы мин фермада эшләгән идем, анда да хезмәт җиңел түгел.
Җитешлектә яшәр өчен Ибраһимовларның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 7 савым сыер, 6 бозау, 16 сарык һәм тагын казлар, үрдәкләр, тавыклар бар. Алар азык белән булышлык күрсәткән хуҗалык җитәкчелегенә рәхмәтле, әле бит республика хөкүмәте дә субсидия түли. Ә шәхси актив тормыш позициясе Нина Васильевнага хөрмәтле кеше булырга да, һәм, ниндидер бер дәрәҗәдә, җирле хакимият сәясәтен тормышка ашыруда да, һәм иртәгәге көнгә ышанычны югалтмаска да ярдәм итә.
P.S. Гәҗит версткаланганда безгә Бакырчы элемтә бүлегеннән түбәндәгеләрне хәбәр иттеләр: пландагы 140 данә урынына әлегә 114не яздырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев