Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш игенчеләре көзге чәчүне тәмамлап киләләр

    Район кырларында киеренкелек кимеми.

    Эш 18356 гектарда башкарылган, бу планлаштырылган чәчү мәйданнарының 98 процентын тәшкил итә. "Колос", "Авангард", "Содружество", "Казаков" КФХ һәм авыл хуҗалыгы техникумы чәчүне төгәлләделәр. Киләсе уңышның нигезе - туңга сөрү. Ул 25500 гектардан артык мәйданда башкарылган.
    Шикәр чөгендере уңышын җыярга керештеләр. Быел ул сигез хуҗалыкта игелә һәм гомуми мәйданы 3566 гектар тәшкил итә. "Содружество" татлы тамырларны җыярга беренчеләрдән булып чыкты. Бүгенге көнгә биредә 100 гектардан артык казылган. "Агро Союз" да уңышны саный башлаган. Ә "Нур"да бәрәңге алуга керештеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: